erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кубок Кушлавычта

​​​​​​​Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сентябрь аена йомгак ясадылар. Беренче урынга “Тукай” хуҗалыгы чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка күчмә кубок тапшырды.

“Тукай” хуҗалыгы инвестор Рәфыйк Хөснетдиновтан уңды. Районда үз акчасына 500 баштан артык сыер сыешлы комплекс төзетә алган башка кеше юк әле. Башка күп төзелешләр алып барыла, яңа техника, җиһазлар кайтарылды. Нәселле таналар сатып алдылар, яңа технологияләр кертелә.

Без Кушлавыч фермасына килгәндә Илфат Гарипов “Делаваль” җайланмасы  белән азык тарата иде. Дамир Шәрәфиев трактор белән төяп тора. Силос, сенаж, фураж һ.б. азыкларга төрле өстәмәләр кушалар. Бер сыер көнгә 280 сумлык азык ашый, диделәр.

Сыер савучылар айга, 30 мең сумнан башлап, әйбәт хезмәт хакы алалар. Кыр эшләре вакытында механизаторларныкы да әйбәт чыккан.

– Киләчәктә комплексны сыерлар белән тутырырга инде, – ди инвестор Р.Хөснетдинов. – Сөт блогын да сафка кертәсе бар.

Хуҗалыкларның урыннарын чыгарганда 11 төрле күрсәткеч исәпкә алына. “Тукай” хуҗалыгы 2018 елга караганда иң зур үсешкә ирешкән, бер сыердан сөт саву, баш саннарын арттыру, сөт сату буенча да иң алда. Афәрин, дип әйтергә генә кала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Тукай” хуҗалыгында сентябрьдә сөт саву узган елның шул чорына караганда 714 центнерга арткан, үсеш – 186 процент. Сөт сату 194 процент тәшкил иткән.

Сентябрьдә терлекләрне иң күп арттыручы “Кишет” хуҗалыгы – 155 баш. Аннан соң “Тукай” хуҗалыгы – 93 баш. Район буенча 98,7 процент кына. “Ашыт”, “Яңарыш”, “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыкларында саннар кимү ягында.

Бозау алуда “Таң” хуҗалыгы әйбәт эшләде. Сентябрьдә узган елның  шул чорына караганда 50 бозауны күбрәк алдылар. Шулай ук “Кызыл Яр”, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары нәтиҗәле эш алып баралар.

Терлекләрдән уртача тәүлеклек үсеш алу буенча “Кишет” хуҗалыгына җитүчеләр юк. Биредә сентябрьдә 925 грамм үсеш алдылар. “Казанка” хуҗалыгында – 836 грамм. Иң артта баручы “Аю” хуҗалыгында – 543 грамм.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X