Күчмә утырыш - Урта Атыда
14 августта Урта Аты авыл җирлегендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында авыл җирлекләре башлыклары белән күчмә утырыш үткәрелде.
Утырышта катнашучылар Урта Сәрдәдә башлангыч мәктәп-балалар бакчасында, фельдшер-акушерлык пунктында, клубта, китапханәдә булдылар, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланга обелимпиксны карадылар.
Урта Атыда мәчеттә, Түбән Аты авыл җирлегенең административ бинасында, китапханәдә, фельдшер-акушерлык пунктында, мәдәният йортында, мәктәптә булдылар.

Соңыннан үткән пленар өлешендә авыл җирлеге башлыгы Резеда Батталова чыгыш ясады. Су белән тәэмин итү объектларын махсус оешмага бирүнең барышы, районда газ үткәреп бетерү программасын тормышка ашыру, хуҗалык итүнең кече формалары буенча анализ, үзара салым программасының үтәлеше, элек узган күчмә утырышларда бирелгән йөкләмәләрнең үтәлеше һ.б. мәсьәләләр каралды. Район башлыгы Алмаз Хисметдинов утырышка йомгак ясады, алда торган бурычларга тукталды, яңа бурычлар куйды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев