erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кукмара районында «Ике йөрәк» танышу клубы эшли

Клуб эшли башлаганнан бирле 33-42 яшьләрдәге алты парны кавыштырганнар.

Кукмара районында «Ике йөрәк» танышу клубы (телефоны: 2-61-51, эш көннәрендә) эшләп килә. Аның җитәкчесе, район Мәдәният йорты методисты Фәрзия Сәлләмова, клубның барлыкка килү тарихына тукталып, башкарган эшләре турында сөйләде.

«Мин, 2015 елда районда буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган кызлар күп икәнлеген күз алдында тотып, очрашу кичәләре оештырып карарга булдым. Әлеге тәкъдим белән авыл клубы хезмәткәрләренә дә чыктым. Тик бер ялгызакның да, клубка килеп, авылдашлары алдында үзен күрсәтәсе килмәде. Чыннан да, мин үземне алар урынына куеп карагач, хәлләрен аңладым. Димәк, шәхси якын килеп эшләргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Район газетасына, радиога игълан бирдек, анкеталар ясадык, һәм бер-бер артлы кешеләр элемтәгә чыга башлады, утыз яшьтән өлкәнрәкләрдән тупланган база барлыкка килде. Андагы иң өлкән кешегә 81 яшь», - диде ул. 

Фәрзия апаның сүзләренә караганда, танышу клубына килүче ир-атларның күбесе авыл җирлекләреннән икән: алар шунда төпләнгән, йорт җиткезгән, тырыш, булдыклы кешеләр. Аларга шунда кайтып гомер итәрдәй тормыш юлдашы кирәк. Ә кызларның теләк-ихтыяҗлары бераз үзгә, алар шәһәрдә яшәргә риза булган, җитеш-мул тормышлы яр эзли. Шулай ук яшьләр авыл җирендәге эшсезлектән дә зарлана.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бу проблеманы берничек тә хәл итә алганым юк әле. Бервакыт үземә дә: “Син ак атка атланган принц көтмә. Мин шул ялгышлыгым аркасында ялгыз калдым. Гади бер егеттән үзең принц яса”, - дип киңәш бирделәр. Хәзер үзем кызларга шушы сүзләрнең мәгънәсен аңлатырга тырышам», - диде Фәрзия апа. 

Пандемия башлангач, клуб эшчәнлеген бераз туктатып торган. Соңгы вакытта аны яңадан торгызып җибәргәннәр. Очрашуларны зоналап, авыл җирлекләрендә оештыралар. Мәмәшир, Күкшел, Поч.Сутер, Ятмас-Дусайда булганнар. Халык бик актив, Саба районы, Нократ Аланы шәһәре, күрше Иске Пенәгәр авылыннан да киләләр икән. Клуб эшли башлаганнан бирле 33-42 яшьләрдәге алты парны кавыштырганнар. Безнең максат - кешеләрне бәхетле итү, ди Фәрзия апа. 

«Без үзебез дә – авыл балалары, әти-әниләрнең авыр тормышын күреп үстек. Ухалла арбасы белән печәнен, утынын ташыдык. Шуңа күрә һәрвакыт авылда калырга язмасын, дип тели идек. Без генә замананы үзгәртә алмыйбыз. Тормыш ул – тырмаш, дип әйтә иде минем кайнанам. Димәк, матур итеп яшәр өчен тырышырга кирәк», - дип сүзгә кушыла Кукмара мөхтәсибәтенең баш абыстае  Гөлсинур Аксанова. 

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-rayonynda-ike-yrk-tanyshu-kluby-eshli

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X