erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кулланучылар хокукларын яклау көнендә Яңа Кенәрдә викторина оештырылды

15 март бөтен дөньяда кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Яңа Кенәр урта мәктәбендә викторина оештырылды. Анда 10 сыйныф укучылары катнашты. “Безнең мәктәп укучылары Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән олимпиадаларда да актив катнаша. Узган ел Адилә Нигъмәтуллина белән Камилә Шакирҗанова призерлар булдылар”, – диде җәмгыять белеме укытучысы Миләүшә Сәгыдиева.

Викторина башланганчы укучылар алдында алкоголь инспекция Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина чыгыш ясады.

– Кулланучылар хокукларын яклау көне ел да бер вакытта үткәрелә. Әмма темасы төрле була. Быел ул пластик калдыклар белән планетаны пычрату темасын үз эченә алды. Һәм бу, чыннан да, соңгы вакыттагы иң зур проблемаларның берсе. Әгәр үзгәрешләр булмаса, көнкүреш калдыклары саны өч тапкырга артачак. Без нишли алабыз? Һәр кеше көнкүреш калдыкларын контейнерларга ташлап, батареяларны җыеп, энергия саклаучы яктырткычлар кулланып, пыялаларны яңадан эшкәртергә тапшырса да, зур файда булыр иде, – диде ул.

Шулай ук мисаллар китереп, кулланучылар хокукларын яклау буенча кызыклы мәгълүматлар да бирде. Интернет аша товарлар алганда ничек алданмаска? Сыйфатсыз товарга тап булганда кая мөрәҗәгать итәргә? Шул сорауларга укучылар белән бергәләп җаваплар “эзләде”, сәүдә кагыйдәләре, андагы үзгәрешләр белән таныштырды.

Викторина өчен укучылар ике командага бүленделәр. Исемнәрен, девизларын да уйлап таптылар. Шулай итеп, “Позитив” командасы “Яшьләр” командасына каршы “көрәште”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче булып командалар өчен кулланучылар тесты сораулары тәкъдим ителде. Сораулар саллы иде. Дөрес, өч җавап тәкъдим ителә. Шулар арасыннан берсен сайлап алырга кирәк. Тик менә кайсын? “Сатып алган балдак ярамаса, зуррак размерлысына алыштырып буламы?”, “Оекбашлар ярамаса, алыштырып бирәләрме?”, “Кинога кергәндә билетыңны ташлап калдырдың, ди. Чыгарга туры килсә, кире кертәләрме?”

Әнә шундый кызыклы, шул ук вакытта авыр сораулар иде. Җавап таптылар укучылар, кайберләренә бик тиз, икенчеләре хәйран уйланырга мәҗбүр итте. Димәк, егетләр һәм кызлар өчен бу тема кызыклы һәм алар аны бик теләп өйрәнәләр. Тест ахырында әнә шундый фикер туды.

Викторинаның икенче этабы тагын да күңеллерәк булып чыкты. Алып баручы бер ситуация китерә. Командалар шуны дөрес итеп аңлатып, кулланучыларның нинди хокуклары бозылуын әйтеп бирергә тиешләр. Анда да җиңел булмады укучыларга, хәйран тир түгәргә, башны эшләтергә туры килде.

Викторина булгач, ахырдан җиңүчесе дә билгеләнде. “Позитив” командасы, ике баллга гына өстен чыгып, беренче урынны яулады. Ләйсән Абдуллина укучыларның белемнәрен уңай бәяләде, ике командага да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X