Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кулларында тальян гармун...

    Сугыштан соң авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшли Күлтәстә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гарәфетдин Зиннуров

    1941 елда Гарәфетдингә нибары 14 яшь була. Әтисе белән бергә

    ферманың бозаулар көтүен көтә малай. Беркөн көтүдән кайтканда сугыш

    башлануы турында ишетә.

    – Ир-атлар бер-бер артлы фронтка китеп бетте. Без, яшь малайлар,

    хатын-кызлар белән беррәттән эшкә җигелдек. Җир сукаладык, уңыш та

    җыйдык – барына да өлгерергә туры килде. Ачлыктан әти җанашым үлеп

    китте. Аның ашказаны авырта иде. Туйганчы ашарга булмау үзенекен итте.

    Гаиләдә алты ир бала бит. Мин дүртенчесе. Әни кычыткан ашы пешергән

    иде. Кычытканын күбрәк салган, ахры. Ашаганнан соң авырганымны

    хәтерлим әле, – диде Гарәфетдин абый. – Озакламый миңа да повестка

    килде. 1944 елның октябрендә фронтка алдылар. Бик начар җиргә эләктем.

    Нәкъ Суслонгер инде, диделәр. Хәтерем ялгышмаса, Мордовия иде кебек. Өч

    полк алты ай ачлы-туклы землянкаларда яшәдек. Безне анда “Максимка”

    пулеметыннан атарга өйрәттеләр. Шундый бер мизгел хәтергә сеңеп калган.

    Буранлы көн иде. Безне басуга алып чыкмыйча, өйрәтүләрне казармада гына

    оештырдылар. Пулеметны стенага түгел, эчкә каратып куйганнар. Лентада

    бер пуля калган булган. Атып та җибәрделәр, шул алда торган бер солдатны

    бәреп тә екты. Госпитальгә алып киттеләр. Исән калгандырмы, белә алмадык.

    Отделение командиры белән взвод командиры ярдәмчесен штрафбатка

    озаттылар.

    Реклама

    Япония сугыш башлагач, Гарәфетдин абый хезмәт иткән полкны шул

    төбәккә җибәрәләр.

    – Шунысы ярады, безне сугышка кертмәделәр. Япон әсирләрен

    сакладык. Әсирләрне портка эшкә алып йөрдек. “Тәртип бозсалар, шунда ук

    атыгыз”, – диделәр безгә. Тик японнар бик тәртипле халык булып чыкты.

    Аннан кайсының үләсе килсен, – диде Гарәфетдин абый.

    Өйгә ул 1949 елда гына кайта. 25 ел электромонтер булып эшли. Шунда

    кортлар асрау теләге белән яна башлый. Хатыны белән киңәшләшеп, хыялын

    тормышка да ашыра. Шунда аның бу хезмәтен хуҗалык рәисе күреп ала һәм

    колхоз умартачылыгын җитәкләргә чакыра. Риза була Гарәфетдин абый.

    – Урман эчендә иде ул. 140 баш умартасы бар. Күренеп тора, ташландык

    хәлгә килә башлаган. Хуҗалык рәисе ярдәме белән аны торгыздык.

    Курсларда укып кайттым. Умарталар санын арттырдык. Шулай 1991 елга

    кадәр эшләдем. Аннан лаеклы ялга киттем. Әмма хуҗалыгымда әле дә

    умарталарны бетермим. Алар миңа һава кебек кирәк.

    Хәзерге вакытта ул кышын бер кызында Казанда, җәен икенче кызы

    белән авылда тора. 65 ел яшәгән хатыны Рәйсә апа 89 яшендә моннан дүрт ел

    элек вафат булган. Аның үлемен бик авыр кичергән Гарәфетдин абый.

    “Бәхетемнең бер кырые кителгән кебек булды”, – ди.

    Саубуллашканда очрашу истәлеге булсын дип ул 30 ел элек улы бүләк

    иткән тальянын кулына алды һәм яраткан көен уйнап җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: