Күлтәснең Күлтәсие бар!
Совет чорында аның кебек шәхесләр турында кычкырып әйтергә дә ярамый иде.
Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләр Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗәни белән беррәттән атала торган тагын бер якташыбыз бар әле безнең. Сүз Шәмсетдин Күлтәси турында бара һәм, дөресен әйткәндә, аның кем икәнлеген белүчеләр аздыр.
Шуңа күрә башта шушы шәхес белән тулырак таныштырып китик.
Дин эшлеклесе, фәнни белемнәрне халыкка җиткерүдә күп хезмәт куйган татар мәгърифәтчесе Шәмсетдин Мөхәммәд бине Нурмөхәммәд бине Таһир Казан губернасының хәзерге Арча районы Күлтәс авылында туып-үскән. Курса һәм Түнтәр мәдрәсәләрендә белем алган, яшьтән үк үзлегеннән рус телен өйрәнгән, рус фәне һәм әдәбияты белән кызыксынган. Патша армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, башта бер фабрикантның идарәчесе, соңрак Күлтәс авылы имамы һәм мөдәррисе була, балаларны укырга-язарга өйрәтә, фәннәрнең нигезләре белән танышырга булыша.
1880-1905 елларда Казан шәһәренең Иске татар бистәсе мәдрәсәсендә рус теле укыта. Ул мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләрен һәм фәнни белемнәрне пропагандалый, дистәгә якын китап яза. Әлеге дини хезмәтләрендә ул вакытта хакимлек иткән дини карашны кискен тәнкыйтьли, фәнне һәм фәнни таный белүне яклап чыга. Күлтәсинең “Гомуми астрономия” дигән китабы татар мәдрәсәләрендә дәреслек булып кулланыла. Атаклы “Бубый” һәм “Хөсәения” мәдрәсәләре шәкертләре дә астрономия фәнен шушы дәреслек буенча өйрәнәләр. Күлтәси 1933 елда вафат була. Күлтәс авылы зиратында күмелгән.
Шушы уңайдан үземне гаҗәпләндергән бер вакыйга турында да әйтеп китәм. “Бөек Тукай Ватаны син, Арча” китабында Күлтәсинең каберенең фоторәсеме дә бар. Аны төшерү миңа йөкләнгән иде. 2008 ел булырга тиештер бу. Килдем Күлтәс авылына. Әле ул вакытта әлеге каберне белгән өлкән яшьтәге бер-ике бабай бар иде. Шуларны утыртып зиратка киттек. Әмма алар белән анда керү мөмкин булмады. 1978 елгы давыл юан-юан агачларны аударып аркылы-торкылы салган. Бабайларны кире кайтарып куйдым да, кире кайтканда тагын зират янына тукталдым. Чөнки партия заданиесен (главаныкы дип укыгыз) үтәргә кирәк иде. Без шулай тәрбияләнгән. Кайда үрмәләп, кайда чүгәләп каршылыклар аша уза торгач искиткеч матур эшләнгән һәм сакланган ташлы, чардуганлы кабер янына килеп чыктым. Башка ташлар, чардуганнар ватылып, имгәнеп беткән, ә Күлтәси каберенә бер ботак та төшмәгән!
Ул килүдә зираты гына түгел, авыл үзе дә кызганыч хәлдә булып күренгән иде миңа. Ул ташландык, җиргә сеңгән каралты-куралар, урамнар, әйләнә-тирә шайтан таякларына күмелгән иде. “Ходай Тәгалә ут-күздән сак-ласын”, – дип киткән идем.
Шушы авылда туып-үскән, туган ягының патриоты, табигать баласы Илһам Шәяхмәтов Күлтәсне бераздан танымассың да, җай белән килеп кит әле, дип чакыргач, озакка сузмый шунда юл алдым.
Күлтәстә матур күл буенда Илһам Шәяхмәтов белән Рафаэль Йосыпов каршы алды.
– 2021 елның җәендә бу күлдә ләм генә иде, – дип сөйләп китте Илһам Шәяхмәтов. – Аны чистартып, төзекләндереп, матур ял урынына әверелдерергә дигән хыял күптән бар иде инде. Бер елны шул юнәлештә эш башлап җибәрергә омтылып та караган идек. Ул чакта: “Күл ясап, каз-үрдәк асрап ятарга җыеналар икән”, – дигән хәбәр таратып гайрәтне чигерделәр.
Бу юлы ныклап тотындык. Актив авылдашлардан эшне оештыру өчен төркем оештырып, социаль челтәрләрдә “Күлтәсем” дигән төркем ачып җибәрдек, үзебезнең планнар белән таныштырдык. Бөтен яктан, хәтта Себердән дә сәлам хатлары килә башлады. Бик хупладылар безнең башлангычны, төрле ярдәм тәкъдим итүчеләр, иганәчеләр шактый булды.
Шул елның ноябрендә Мөндештән (Төхватуллиннардан) экскаватор, Балтач “Агрохимия”сеннән бульдозер алып эшкә тотыналар. “Ләмнән чистартып, тирәнәйткәч, менә шушы күл барлыкка килде”, – ди Илһам Шәяхмәтов.
Икенче елны язгы ташулар узгач Балтач мелиораторлары суны туплау, җибәрү корылмасы ясый. Әтисе шушы авылда туып-үскән Олег Әкбәров торбалар бирә. Раяз Закиров эретеп ябыштыру эшләрен башкара.
Ярый, күл су белән тулды. Су булган җирдә камыш үсә инде. Монда да шулай була. Көймәдә йөзеп ул камышларны чабып чыгалар. Шушы авылдан чыккан Алмаз Галәветдинов бер центнер маймыч бүләк итә. Көзге якта ак амур балыгы алып кайтып җибәрергә җыеналар. Әлеге балыкны “су сыеры” дип тә атыйлар. Үрчеп китсәләр, камышларны шулар “урачак”.
Быел өмә ясап күлнең ике ягына чыршылар, миләшләр утыртачаклар.
Сүзне юкка гына Күлтәсидән башламадык. Шушы шәхескә бәйләп тарихи-мәдәни комплекс оештыру буенча эскиз проект эшләп, “Авыл җирлекләрен төзекләндерү” программасы буенча грантта катнашалар. Проект Татарстаннан узып, Мәскәүгә җибәрелгән инде.
Әлеге проект “Шәмсетдин Күлтәси мирасының тарихи һәм мәдәни комплексы” дип атала. Анда Күлтәси нигезендә музей төзү, авыл клубын төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә аллея булдыру һәм башкалар каралган.
Әгәр болар бар да тормышка ашса, Күлтәс иң матур авылларның берсенә әвереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев