Күңел күзләрен ачыйк
Оныклар белән яфраклар, күркәләр җыябыз. “Менә монысы бигрәк тә матур!“ – дип йөгерешә алар. Ә кызыл-сары яфраклар тирбәлә-тирбәлә җиргә төшә. Онык-лар әле кечкенә, шуңа сораулары күп: “Бабай, аларны шулай матур итеп кем буяган?“ “Аның кадәр буяуны каян алганнар?“
Кечкенә булсалар да, аларның үз агачлары бар инде. Алма орлыкларын җиргә күмеп, түземсезлек белән тишелеп чыкканнарын көттеләр. “Укытучы апага бабай белән агач үстерәбез, яфракларны да бергәләп җыйдык дип сөйләдем. Ул мине мактады!“ – ди Зилә. Быел ул беренче сыйныфка укырга керде.
Өй каршыбызда гына балалар мәйданчыгы. Безгә килүгә оныклар шунда йөгерә. Әмма вакытны бушка уздырмыйбыз без. Алар бераз уйнап алгач бөҗәкләр дөньясы буйлап “сәяхәт“ итәбез. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эшләүчеләргә рәхмәт, ватанпәрвәрлек хисләре табигатьне, аның җан ияләрен яратудан башлана бит. Әлеге мәсьәләдә оныклар бик таләпчән, аяк атлаганчы аска карыйлар. “Кырмыскага баса күрмә, бабай!“ – дип кисәтеп кенә торалар. Камка дигән матур бөҗәк (русча исеме дә искиткеч – божья коровка) алар өчен изге – аны күргәч шатланулары! Башта аны уртага алып төсен тикшерәләр (алар кызыл да, кызгылт сары да була), аннан ипләп кенә учка алып күмәкләп шигырь сөйлиләр. Анысы русча инде: “Божья коровка полети на небо. Принеси нам хлеба. Черного и белого. Только не горелого“. Шушы шигырьне сөйләгәндә сөйкемле бөҗәк бармак буйлап күтәрелеп канатларын җәеп очып китә...
Үзебезнең кызлар үскәндә дә күп очырдык без ул камкаларны. Инде менә аларның балалары белән очырабыз. Бу үзе зур бәхет түгелмени! “Бабай, без үсеп җиткәч, безнең балалар булгач алар белән дә шулай очырырсың!“ – ди Зилә.
Көз болай да моңсу вакыт. Әле ул сабыйлар күп нәрсәне аңлап та бетерми. Ә күктә – торна тавышлары. Көз дә, яз да Арча өстендә әйләнеш ясап ала алар. Шул ук торналар инде, әмма авазлары башка. Язын: “Без исән-сау әйләнеп кайттык, сез дә исән-сау тордыгызмы“, – диләр кебек. Язын күңелләр болай да күтәренке була, безнең күңелдәге хисләр кошлар авазы белән тәңгәл килә. Ә саубуллашу авазлары бөтенләй башка: “Без китәбез ерак, сез каласыз, исән-сау торыгыз! –диләр кебек. Сезгә дә туган җирләргә исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Безнең Татарстанда кошларның 300дән артык төрен очратып була икән. Шуларның күбесе кыш айларын ерак Африкада, Азиядә, Каспий, Кара диңгезләрдә уздыра. Яр карлыгачлары, керәшәләр инде август аенда ук китеп барды. Хәзер торналар, кыр казлары, кара каргалар, сыерчыклар юлга кузгала.
Сыерчык ояларын көздән төзәтеп, тәртипләп куйдык инде. Кышкы салкыннарда, кар-бураннарда песнәк, чыпчыклар өчен дә ярап куя алар. Оныклар белән песнәкләргә җимнәр бирә башладык. Әлегә алар бергәләп үстергән көнбагышлар белән сыйлана
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев