Күңел җылысын биргәндә генә
Башка балалар бакчалары да бу башлангычны үзенә үрнәк итеп алсын иде.
Арчаның 10нчы балалар бакчасында “Милли мирасыбыз балаларга бүләккә” дигән милли традицияләр фестивале – республикакүләм семинары узды.
Ул “Минем илемнең бай мирасы” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылган. Әби-бабайларның бурычы – милли мирасны саклап, киләчәк буынга тапшыру. Семинар ахырында түгәрәк өстәл артында шушы бурычны тормышка ашыру юллары турында фикер дә алыштылар.
– Соңгы 3-4 елда коллектив милли мирасыбызны балаларга җиткерү максатында зур эш алып бара. Бу аңлашыла да, чөнки илебезнең бай мирасын саклау мәсьәләсен без аларга мәктәпкәчә яшьтән үк җиткерергә тиеш. Ә эшне без әти-әниләр, әби-бабайлар белән берлектә алып барабыз. Бу чарага да кул эше осталары булган әби-бабайларны чакырдык, – диде 10нчы балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Гыйззәтуллина.
Чыннан да, балалар бакчасына килеп керү белән миллилек – төрле милләт халыклары костюмнарын, ризыкларын, йолаларын чагылдырган күргәзмәләр, шушы темага кагылышлы бәйгеләрдә җиңүче тәрбиячеләр, балаларның уңышларын күрсәткән мактау кәгазьләре һәм татар халкының милли костюмнарыннан чарада чыгыш ясарга әзерләнеп йөрүче кызлар һәм малайлар, шулай ук тәрбиячеләр дә, күзгә ташлана.
Бу чарадан ниндидер яңалык көттем. Чөнки семинарлар шуларны ачу, башкаларга җиткерү, тәҗрибә уртаклашу максатында үткәрелә, минемчә. Әмма милли киемнән чыккан тәрбияче сандыктан әбисе мирасы дип кәләпүш, калфак, шәлләрне чыгара башлагач, гадәти әйбер икән, дип бераз күңел дә төшә башлаган иде. Әмма озакка түгел, чөнки ул сандык үзе бер табышмак кебек серле һәм бай булып чыкты. Әйе, фантазия җитәрлек бу бакчада эшләүчеләрдә. Һәр чаралары үзенчәлекле килеп чыга.
Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң ул? Семинарга оныклары шушы балалар бакчасында тәрбияләнүче әби-бабайларны чакырганнар. Гадәттәгечә, карап утырырга кунакка гына түгел. Алар исең китәрлек сәләтле кешеләр, кул эшләре осталары, җырчылар, гармунчылар... Һәрберсе белән аерым-аерым таныштырдылар. Үзләренең чыгышларын тыңлап, эшләрен карап, осталыкларына сокланып утырдык.
Кече төркемгә йөрүче Радмирның әбисе Гөлнара Рәхимҗанова кечкенәдән бәйләү белән кызыксына. Ул бәйләгән оекбашлар гаиләдә барысына да җитә. Үзе бәйләгән мунчалаларның санын да белми. Кызы, хәтта улына кадәр бәйләргә оста икән. “Бу эш күңелгә рәхәтлек бирә, тынычландыра”, – диде Гөлнара ханым.
Әзерлек төркеменә йөрүче Ралинәнең әбисе Флера Шәйхуллина озак еллар халыкны социаль яклау бүлегендә эшләде. Бала тәрбияләде. Хәзер оныкларын үстерүдә ярдәм итә. Буш вакыты булдымы, бәйләргә утыра икән. Аеруча кичләрен. Мәктәп яшеннән үк бәйләү белән шөгыльләнәм, ди Флера. Оекбашлардан башлаган, хәзер әнә оныкларына кофталар, күлмәкләр бәйләп киертә. Ул бәйләгән киемнәрне күрсәтү дефиле формасында үтте. Модельләр ролендә балалар иде.
Өлкән төркемнән Сәйдә Мәннанованың әбисе Гүзәлия Яруллина түбәтәйләр, калфаклар чигү остасы булып чыкты. Ул кыскача гына чигү серләрен чиште, балалар бакчасына бүләк итеп түбәтәй калдырды. Азалиянең әбисе Лилия Сәгыйтҗанова кәрҗиннәр үрергә өйрәнгән. Кулында ут уйната бу ханым. Исең китәрлек. Нәни Алиянең бабайсы Наил Сабирҗанов гармунда татар халык көйләрен өздерә икән. Кәримнең әбисе Гөлйөзем Фазылҗанова татар, Асилә Закированың әбисе Миләүшә Шакирова рус халык җырларын башкардылар. Аларның чыгышларын рус һәм татар халкының милли киемнәреннән чыккан балалар һәм тәрбиячеләрнең биюләре бизәде.
Оештыручылар кул эшләре осталары белән таныштырудан башлап җырга-моңга кереп киттеләр. Алар моның белән татар халык көйләре, җырлары, биюләренең киләчәктә дә милли мирас булып сакланып калуын теләүләрен белдерделәр. Яшь буын аларны белергә, өйрәнеп үсәргә, үзләреннән соң килгән буыннарга да җиткерергә тиеш. Әнә шуны күздә тотты алар.
Алай гына да түгел, татар халкының милли ризыклары да урын алды бу чарада. Ләйләнең әбисе Мөслимә Фәйзиева алар турында тулырак итеп сөйләде. Ул паштет пешереп алып килгән иде. Хәзер аны бик ясамасалар да, элек бер генә мәҗлес тә паштетсыз үтмәгән. Аны һәр кеше пешерә дә алмый. Үз рецепты бар. Осталык таләп итә. Күңел җылысын биреп башкарырга кирәк. Пешерүгә генә кагылмый бу, күңел җылысын бирсә, ризыклар да тәмле, җырлар да моңлы, киемнәр дә матур, оекбашлар да җылы була.
– Мин беренче булып нәрсәгә сокландым? Балалар-алып баручыларның чиста, матур итеп татар телендә сөйләшүләре күңелгә якын булды. Әзерлек искиткеч. Шундый тәрбия чараларын әти-әниләр, әби-бабайлар белән бергә оештыру зур мәгънәгә ия. Нәкъ менә шул очракта гына тәрбия агачы җимешен бирә. Балалар бакчасы, соңрак мәктәп әти-әниләр белән бергә эшләргә тиеш. Монда җыелышларга йөрү турында гына сүз бармый. Менә шундый чараларда да катнашырга кирәк, – диде районның Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова. – Башка балалар бакчалары да бу башлангычны үзенә үрнәк итеп алсын иде. Әби-бабайларның һәр эшкә оста булулары сокландырды. Бу да балаларга үрнәк һәм үзенчә бер горурлык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев