erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелле очрашу

Әби-бабайлар исеменнән рәхмәт

Минем оныгым Эвелина Гыйльфанова Арчаның алтынчы мәктәбендә бишенче сыйныфта укый. Дүртенче сыйныфтан соң аларга сыйныф җитәкчесе булып Гөлсирә Гыйльметдинова килде. Әле яңа гына булса да, балалар аны бик тиз үз итте. Ул да укучыларын яратты. Өлкәннәр көне уңаеннан ул әби-бабайларны кунакка чакырды.

– Оныкларны күбрәк әбиләр, бабайлар үстерә инде. Шуңа олылап сезне чакырырга булдым. Мин чаралар үткәрергә яратам. Шуңа соңгы очрашуыбыз да булмас әле, – диде Гөлсирә Вагыйзовна Өлкәннәр көне белән котлап.

Бу көнне безнең өчен балалар да чыгыш ясады, укытучы үзебезне дә тик тотмады, әби-бабайлар өчен бәйгеләр оештырды. Минем оныгым бии. Бу көнне безгә бүләк итеп укучылар күмәк татар халык биюен башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өлкәннәрне бергә җыюның икенче уңай ягы да бар  – без, әби-бабайлар, да үзара таныштык, аралаштык. Бик күңелле һәм матур кичә килеп чыкты. Рәхмәт сезгә, Гөлсирә Вагыйзовна. Авыр хезмәтегездә уңышлар телибез.

Әби-бабайлар исеменнән рәхмәт җиткереп

Фәридә Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X