erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күпербашлар бу эшкә аеруча актив тотындылар.

Моның белән генә тукталырга уйламыйбыз әле, диләр.

Маскировка өчен сетка бәйләүгә килгәндә, күпербашлар бу эшкә аеруча актив тотындылар.

– Волонтер Алинә Латыйпова әнисе Гөлназ Минһаҗевага: “Әни, сетка үрәсе бар, өлгермибез”, – дигән.  Ул ярдәм итә алмыйсызмы, дип безгә  мөрәҗәгать итте. Риза булдык. Авылның ватсаб төркеменә яздык. Ринат исемле егетебез агачтан каркасын ясап бирде. Бик күп кеше җыелды. Олы апаларга кадәр килде. Материалларын да үзләре белән алганнар иде. Китапханәче, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар да кушылды. Сәгать ярым-ике сәгать эчендә бер сетканы үреп тә бетердек. Күңелсез булмасын өчен җырлый-җырлый эшләделәр. Ике сетка булды инде. Моның белән генә тукталырга уйламыйбыз, – диде Күпербаә Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпербаштан дүрт егет киткән. Берсе Украинада, берсе Саров шәһәрендә, икесе әлегә "Казан Экспо"да икән. "Китапханәче Алсу Иванова, Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева һәм сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина исеменнән ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга рәхмәт җиткерерсез инде",  диделәр кызлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X