erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Куркыныч тау юкка чыгачак

Объектның бөтен бәясе 260 миллион 679 мең 350 сумлык.

Арча–Кенәр юлында Симетбаш белән Ташкичү арасында күләмле юл эшләре алып барыла.

Көчле тракторлар белән җир эшләре башкаралар. Ташкичү янындагы тирән елга аша әйләнеп үтү өчен күтәртелгән юлга таш салалар. Димәк, биредә юл эше озакка сузылачак. Кызыксынып, “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттаховка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

– Биредә өч еллык программа буенча эш бара. Барлыгы 9 километр 200 метр арада. Узган җәй Яңа Кырлай чатыннан Яңа Кенәргә таба 2 километр 200 метр ара эшләнде. Быел Ташкичү чатыннан Арчага да 4 километр 400 метр юлга асфальт түшәләчәк. Икенче елга шуларны тоташтырачакбыз, ягъни 2 километр 500 метр арага асфальт түшәү планлаштырыла. Объектның бөтен бәясе 260 миллион 679 мең 350 сумлык. Узган ел 50 миллион сумлык эш башкарылса, быел ул 100 миллион сумга төшәчәк, – диде ул.

Юлның ике ягыннан кырыйдагы балчык алынган. Юл киңәйтеләме әллә?

– Игътибар итсәгез, юлның ике як кыры хәзерге вакытта текә, эшләр беткәч ул сөзәк булачак. Куркынычсызлыкны күз алдында тотып шулай эшләнә ул. Шуңа башта уңдырышлы балчык читкә этелә, юл эше беткәч, яшеллек үссен өчен ул кире үз урынына кайтарыла.  

– Юл үзе нинди ысул белән төзелә?

– Ике төрле ысул кулланыла. Беренчесе салкын регенерация ысулы. Ягъни булган асфальт катламы ватылып бутала, аңа таш салына һәм яңадан бутала, өстенә асфальт җәелә. Ә 825 метр арага ком, вак таш, ике катлам асфальт түшәлә.

– Ташкичү янындагы елга аша әйләнеп үтү юлы ясала. Читтән тар булып күренә. Ике яктан да машина килгән очракта куркыныч түгелме?

Әйе, биредә әйләнеп үтү өчен юл була. Куркыныч түгел. Ул 8 метр киңлектә итеп эшләнә. Ике ягына тимер рәшәткәләр куелачак.

– Биредә күпер буламы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк, торбалар алыштырыла. Әлегә кадәр анда диаметры берәр метрлы өч торба салынган иде. Хәзер анда 2 метрга 2 метрлы квадрат торба салыначак. Ул биегрәк тә була.

– Бу бик куркыныч урын. Тирән елга, биек тау. Аварияләр дә булып тора.  Тауны кисеп тигезләүне планга кертмәдегезме?

– Тау киселә. Куркынычсызлык кагыйдәсен истә тотып, ике яктан машина килгәндә, йөртүчеләре 300 метр арадан бер-берсен күрә ала торган итеп эшләнәчәк.

– Бүгенге көндә тагын нинди юнәлешләрдә юл эшләре бара?

– Иске Чүриледә. Милли проект кысаларында юл куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып башкарыла. Арча чигеннән авыл эче буйлап 1 километр 800 метр арада асфальт җәелә. Биредә юл бик начар иде. Шул булган асфальт кырыла һәм өстенә яңа асфальт түшәләчәк. Моннан тыш, Арча-Сеҗе юлыннан Иске Масрага таба юл салына. Биредә грунтның сыйфатын яхшырту өчен балчыкка известь кертеп болгатыла, өстенә таш, ике катлам асфальт җәелә. Әлеге вакытта биредә җир эшләре бара. Арча–Сеҗе юлыннан Курса-Почмакка кадәр 2 километр арага юл булачак. Быел биредә җир эшләре башкарыла, бер кат асфальт түшәлә, икенче катламы киләсе елга салына. Кыш быел юллар өчен бик уңай булмады. Асфальт күп ватылды. Чокырларны бетерү өстендә дә эш алып барабыз.  

Шулай ук Шушмабаш-Сәрдәбаш юлында эшлибез. 6 километр озынлыктагы юл Шушмабаш авылын Носы, Сәрдәбаш, Ишнарат авыллары белән тоташтырачак. Быел асфальт-бетон юлның аскы катламы гына салыначак. 

 

  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X