erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Курса дибез, Рәүфне уйлап...

«Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов белән күптән танышлар без. Шулай булса да, бер очрашу бер гомер дигәндәй, юбилее уңаеннан тормыш юлларын барлап сөйләшеп утырдык.

– Минем әти Гыймадетдин Арча МТСында бригадир булып эшләгән, – дип, ерактан башлады ул сүзен. – Аңа төрле колхозлар буенча күчеп йөрергә туры килгән. Без җиде бала, мин алтынчысы, энем Рафис белән мин Яңасала авылында туганмын. Калганнарыбыз төрле авылларда туган. Әти Зур Бирәзәнеке, әнием Асия – Шәләңгер авылыннан. 

Миңа сигез яшь вакытта әти үлеп китте. Бөтен авырлык әни җилкәсендә калды. Ул бик булган, тырыш, батыр хатын иде. Сугыш вакытында  тракторда да эшләгән, бригадир да, кирәк вакытта аш пешерүче дә булган. Җиде баланың берсен дә югалт-мыйча,  барыбызны да җыеп Арчага алып килде. Мине укырга Арчаның беренче мәктәбенә бирде, рус мәктәбе, баштарак кыен булды инде, тырышырга туры килде.
Тормышны алып барырга кирәк иде, әни күп итеп мал асрады, сыерыбыз да бар иде, йөзләп бройлер үстердек. Бер өлеше үзебезгә, калганы сатуга китә. Барыбыз да эшләп, әнигә булышып үстек, бу үзе бер мәктәп иде. Әни безгә һәрвакыт үрнәк булды, кешенекенә кагылмагыз, кешеләрне рәнҗетмәгез, дигән сүзләрен гомер буена истә тотам. Бөтенебез дә Арчада яшәде, әни 84 яшендә вафат булды. Апай, абый да арабызда юк инде. Урыннары җәннәттә булсын.

Хезмәт юллары
Мәктәпне тәмамлагач Әтнә техникумына укырга кердем. Анда укыганда практиканы “Курса“ колхозында үттем. Җитәкчесе Ильяс Мөхәммәтҗанов иде. Белемле, сәләтле, үз фикере булган, туры сүзле, көчле кеше иде. Мин аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алам. Минем  язмышымда мөһим роль уйнаган кеше булды ул. Укып бетергәч Мамадыш районына җибәрергә тиешләр иде, Ильяс абый сөйләшеп алып калды, “Курса“ колхозында зоотехник булып эшли башладым. Яшәү Арчада, ат җигеп Күпербаш, Корайван аша иртәнге сәгать 5кә колхозга барып җитәм. Ат җигәргә дә шул вакытта өйрәндем мин. Терлекләр күп вакыт, сыеры, дуңгызы, сарыгы дигәндәй. Терлек азыгы белән кыен, салам да бик кадерле иде.
Шулай эшләп йөргәндә райкомга эшкә алалар, дигән хәбәр килеп җитте. Ул вакытта Миннехан Сәгыйтьҗанов рәис иде инде. Аның җибәрәсе килми. Беркөнне икебезне дә райкомга чакырдылар. Беренче секретарь Дамир Каюмовка кердек. “Син Миннехан, партиягә каршымени?“ – диде Каюмов. “Юк, юк, менә үзем алып килдем бит“, – диде Миннехан Рәисевич.

Миңа үз гомеремдә бик әйбәт җитәкчеләр белән эшләргә туры килде. Район җитәкчеләре Вәгыйз Василович, Дамир Каюмович, Алмас Әминович, Илшат Габделфәртовичка зур рәхмәт, алар белән һәрвакыт аңлашып, ярдәмнәрен тоеп эшләдек.
1988 елда мине “Курса“ колхозына партия оешмасы секретаре итеп сайладылар. Ул вазифада  берничә ай гына эшләргә туры килде. 1989 елда бертавыштан колхоз рәисе итеп сайландым. Бу вакытта мин колхозда үз кеше  идем инде, чөнки практика үткәндә, зоотехник, партоешма секретаре булып эшләгәндә кешеләр белән якыннан аралашып, танышып өлгергән идем инде. Менә җитәкче булганыма 37нче ел китте. Аллага шөкер, халык белән аңлашып, бердәм булып яшибез һәм эшлибез. Нинди кыен елларда да хезмәт хакын акчалата түләдек без. Халкыбыз иң зур хөрмәткә лаек. Авыл җирлеге, мәктәп, хуҗалык эше, дигән бүленеш юк бездә. Барлык  проблемаларны бергәләп хәл итәбез.

Гаиләм турында
Ул елларда өйләнмәгән кешене җитәкче итеп куймыйлар иде. Ышанычлы түгел, дигәннәрдер инде. Ни хикмәт,  колхоз рәисе итеп сайланганда мин өйләнмәгән идем әле. Рәис булган елны Яңасала кызы Зәмирә белән  өйләнештек. Тылның нык булуы зур бәхет ул. Мин бу яктан да бик бәхетле. Эшкә барасым, өйгә кайтасым килеп тора, өйдә рәхәтләнеп ял итәм. Ике кыз үстердек. Ул вакытта УЗИлар юк, аларның икесен дә малай була, дигәннәр иде, малай тәпие юарга дип әзерләнеп йөргәндә кызлар туды. Кызлар булу үзе зур бәхет икән, алар көн саен хәлебезне белеп тора. Кияүләр дә үз улларыбыз кебек. Өч оныгыбыз бар, баланың баласы балдан татлы, дип юкка әйтмиләр шул.

Йомгаклау сүзе
“Курса МТСы“ ширкәте нинди авыр елларда да, чит-ятларны якын китермичә, үз тырышлыгы белән яшәп, бар байлыгын саклап кала алган хуҗалык. Бүгенге көндә дә аның берәүгә дә бурычы юк, җитәкче әйткәнчә, алачагы гына бар. Әле без сөйләшеп утырганда да аның  телефоны шалтырап кына торды. Чәчү вакыты җитә – орлык сорыйлар. Ширкәт республиканың элиталы орлыклар ассоциациясе әгъзасы. Ел саен җиңүчеләр рәтендә, биредә республика семинарлары да еш үтә. Яңа чыгарылган сортлар чәчеп, аларны  күбәйтеп башка хуҗалыкларга да саталар. Бәясе дә әйбәт – килограммы 20 сумнан артык. Таләпләр дә зурдан. Түбән Курсада, Сарай-Чокырчада яңа линияләр куйдылар, өр-яңа складлар, территорияләр асфальтланган.

– Без запас белән яшибез, – ди Рәүф Гыйлаҗетдинов. – Корылыклы 2010 елны гына мисал итеп китерәм. Без ул елны сенаж, силос, фураж сатып хуҗалыкның финанс хәлен башка елларга караганда да күбрәк ныгыта алдык! Шәхси хуҗалыкларны да онытмадык, Киров өлкәсенә барып салам әзерләп, хуҗалыкларга 20шәр төргәк салам өләштек.

Сүз уңаеннан, әлеге хуҗалыкка кергән авылларда халык терлекне күп асрый, чөнки азык проблемасы юк.
“Курса МТСы“ ширкә-тендә соңгы елларда техника яңара, куәтле тракторлар, комбайннар, төрле агрегатлар кайтып тора. Яңа сөтчелек комплексы төзи башларга торалар. Иң мөһиме, эшләргә кешеләре бар, яшьләр авылда кала, дәүләт программалары, хуҗалык ярдәмендә кырыктан артык йорт төзелгән.
Татарстан Республика-сының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик күп дәүләт бүләкләре иясе Гыйлаҗетдинов Рәүф  Гыймадетдин  улына район, республика авыл хуҗалыгын үстерүдә яңа уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев