erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Курса МТСы“ – районда ел саен югары уңыш алучы хуҗалыкларның берсе

Урта Курса авыл җирлеге хисап җыелышында куанып сөйләрлек вакыйгалар күп булды. “Узган ел 2239 тонна, 60 млн сумлык симәнә саттык, бу үзе 37 вагонлы бер эшелон“, – диде “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов.

Җиде сыер савучы узган ел 200 тоннадан артык сөт сауган. Ел да алдынгылыкны бирми торган Гөлнара Шәфигуллинаныкы 255 тоннадан артык. Ландыш Носкова, Айзилә Габидуллина, Людмила Андреева, Миләүшә Гаптрахманова, Ризәлә Гафурова, Талия Низамиева да “200“челәр сафында.

Җитәкче хезмәт алдынгыларын сәхнәгә чакырып һәркайсын мактый-мактый бүләкләр тапшырды. Кайсына бозау, кайсына ярыш шартларында каралганча акчалата бүләк бирделәр. Аларның күбесе яшьләр булуы аеруча куандыра, саекмый Курса чишмәләре. Шул ук вакытта өлкән буынга да игътибар зур. Мансур Хуҗиәхмәтов лаеклы ялда исәпләнсә дә, өйдә утырырга җыенмый. Куәтле тракторда җир эшкәртә, чәчү чәчә. Фәрит Гайнетдиновка пенсия яше җиткәч үзе эшләгән  тракторны бүләк иттеләр. Хәзер ул тагын да җаваплырак эштә – остаханә мөдире. Барын да тәртиптә тота. “Китәм, китәм, дип әйткәләп куя инде ул ара-тирә. Китмисең әле, син безгә кирәк!“ – диде Р.Гыйлаҗетдинов. Хезмәт ветераннары Флера Дияровага – 85,  Хәкимә һәм Сәүбән Шаһниевларга – 80, Гөлфәрия Хәйретдиновага – 75, Габделнур  Галимуллинга 70 яшь тулу уңаеннан бүләкләр тапшырдылар. Заманында шушы хуҗалыкта намус белән хезмәт иткән кешеләр алар. Кул белән сыер саварга, сәнәк белән тирес чыгарырга, чиләк белән су ташырга да туры килгән аларга.

 

Бүген инде шартлар күпкә уңай, кырларны куәтле трактор һәм комбайннар иңли, терлекчелектә дә кул хезмәте бик аз калды. Әмма уңышларны барыбер кешеләр хәл итә.

Мәсәлән, баш зоотехник Рафил Абдуллин узган ел бар сөтне югары сорт белән тапшырдык, диде. Моңа бит шул ук сыер савучыларның фидакарьлеге белән ирешелгән. “Ай саен контроль саву үткәрәбез, җыелышлар уздырып тиешле премия акчаларын бирәбез. Саву аппаратларын ике ай саен  алыштырып, искеләрен яңартып торабыз“, – ди белгеч.

Ел саен сыерларның 30-35 процентын таналар исәбенә яңартып баралар. Узган ел 280 тана кертелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ясалма орлыкландыру технигы Ленар Шакировның исеме республикада да билгеле. Ул район, республика чемпионы. Республика командасы составында Россия  чемпионатында да катнашты.

Курсалар районда печән әзерләүгә иң беренче булып керешәләр һәм иң витаминлы вакытында әзерләп тә куялар. Сенаж, силосны ике елга җитәрлек итеп әзерлиләр.

Терлекчелектә уңышлар менә шулай яулана. “Курса МТСы“ ширкәте орлыкчылык хуҗалыгы да әле. Узган ел кайбер хуҗалыклар ашлыкны кая куярга белмичә аптырашта калды. Терлекчелеге аксаганнар бигрәк тә. Ә Курсалар әнә “эшелоны“ белән озатып күпме акча эшләде. Моның артында да зур хезмәт ята, таләпләр кырыс. Хуҗалыкта яңа орлык эшкәртү линияләре куелды, яңа амбарлар төзелде. “Фотосепаратор алу безне яңа биеклеккә күтәрде“, – дип сөйләде рәис. Сепараторның сөт аерту аппараты икәнен беләбез. Ә монысы орлыкны аера икән – программага бер авырлыктагы һәм зурлыктагы бөртекләрне генә чыгара, башкаларын читкә куа.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина җирлектә башкарыла торган эшләр, хәл итәсе проблемалар турында сөйләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хуҗалык хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X