Курса Почмак кызы Таңсылуны котлыйбыз!
Спорт һәм сәламәтлек. Спортта уңышларга ирешү өчен сәламәт булырга кирәк. Сәламәт булу һәр кешенең үзеннән тора. Спортта уңышларга ирешү өчен даими шөгыльләнергә кирәк.
Ләкин үз көчеңә карап. Җиңел атлетиканы гына алыйк. Кемдер кыска арага йөгерә. Ә кемгәдер ерак ара ошый.
11 октябрь көнне Казанда 42 километр арага марафон узды. Курса Почмак мәктәбен тәмамлап, бүгенгесе көндә Казан хим.тех. институты укучысы Шиһапова Таңсылу Хәбир кызы узган ел 20 км арада үз көчен сынады. Быел 42 километрга йөгерергә була. Таңсылу бу араны да йөгереп уза. Әйе, йөгереп уза һәм призлы урын ала. Молодец, Таңсылу. Без синең өчен сөенәбез. Безнең мәктәпнең төп бурычы – физик яктан сәламәт, рухи яктан бай, акыллы балалар тәрбияләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев