erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса-Почмакта Африка җәене үстерәләр

– Балык күлендә балык беткәнме әллә, бер дә сатканнары күренми? – ди бер танышым. – Балык күлен белмим, ә менә Курса-Почмакта Африка җәенен үстерәләр, – дим.

 

Кызыксынып китте бу. Үзем күргәннәрне сөйләп бирергә туры килде.

Курса-Почмакта районның танылган умартачылары Шиһаповлар яши. Хәйдәр абый мәрхүм инде, аның эшен улы Хәбир дәвам итә. Васил Шиһапов – шуларның туганы. Аның янына бару умартачылыкка бәйле түгел, Васил балык үрчетә башлаган дигән хәбәр алдык. Бераз гаҗәбрәк тә тоелды бу.

Васил безне капка төбендә каршы алды.

– Улыбыз Нурсил Казанда урнашкан иде, шул бервакытны әйтә: “Әти, балык үрчетергә ризалык бирсәң, мин авылга кайтам”, – ди. Янәшәдә генә шушы бинаны салып куйдык. Интернетта хәзер бар да бар бит. Шуннан карап бассейннар, башка җиһазлар ясадык. Питрәчкә кунакка баргач балык үрчетү белән шөгыльләнүче кеше янына барып карадык. Әлмәттән маймычлар алып кайттык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инде менә әлеге хезмәтнең җимешләрен дә җыя башлаганнар – ысланган һәм яңа тотылган балык саталар. Авыл кешеләре дә бик теләп ала, ди. Кунак килсә, балык ашыйсың килсә әллә кая барып йөрисе юк. Ярминкәдә дә саттылар Африка җәенен.

– Маймычларны сатып ала башласаң бик кыйммәткә төшәчәк, – ди Васил. – Шуңа аларны үзебездә үстерергә булдык. Малайлар балыкларны “савалар” – уылдыкны ике кул белән кысып чыгаралар. Ана балык белән ата балык уылдыгын кушып суга салалар, шуннан маймычлар барлыкка килә.

– Менә бу бассейнда 3 тонна балык бар, – ди Васил. Аларга күп урын кирәкми. Катнаш азык ашаталар, суны чистартып торалар.

– Балык үрчетүчеләргә грантлар да каралган, без бу мәсьәләне ачыклап бетерербез, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X