erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса Почмакта спорт бәйрәме

Бүген Курса Почмакта Сәфәргали Шакиров призына чаңгы ярышы узды

Бәйрәмне Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин ачып җибәрде. Ул чараны оештыруга үз өлешен керткән һәркемгә , шушы бәйрәмне үткәрү башлангычы белән чыккан авыл мәдәният йорты җитәкчесе Сәрия Фәсхиева һәм китапханәче Вәсилә Мотыйгуллинага рәхмәтен җиткерде, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Чаңгы стартына башта башлангыч сыйныф укучылары,аннары зуррак балалар басты. Соңыннан трассага өлкән яшьтәгеләр дә чыкты. 

Көне дә искиткеч матур, нәкъ менә чаңгычылар өчен дигән иде. Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле пылау , кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйланды. Пәһлеван егетләр гер чөеп тә алды әле. Аны 91 тапкыр күтәреп Илһам Хөснетдинов беренчелекне алды.Бала-чаганы Фидаил абыйлары күз явын алырлык итеп бизәлгән җигүле атында йөртеп куандырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гомумән, авыл халкы бүген рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Озын кыш артта кала, алда безне үзенең кояшлы көннәре белән ямьле яз көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X