Курса-Почмак авылы янындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган
Арча–Сеҗе юлында җиңел автомобиль «УАЗ» белән бәрелешә, дүрт кеше һәлак була.
Арча – Сеҗе юлында, Курса-Почмак авылы янында юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булган, бер кеше җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә ТР Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, Рено машинасын йөртүче идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм УАЗ машинасы белән бәрелешә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә Реноның йөртүчесе һәм өч пассажиры һәлакәт урынында вафат була, УАЗ йөртүчесе тән җәрәхәтләре ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев