erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Курса Почмак авылында Көянтәле урам бәйрәме узды

Авыл кызлары әле дә әби-бабайларыннан истәлек булып калган көянтәләр белән чишмәдән су алып кайта.

Узган ялларда Курса Почмак авылында милли гореф-гадәтләрне яңартуга багышланган Көянтәле урам бәйрәме гөрләп узды. Чара әби-бабайлардан килгән йолаларны искә төшерү, аларны яшь буынга җиткерү максатыннан оештырылды.

Элек Курса Почмак авылында 15тән артык чишмә булган. Өйдәге хатын-кызлар чишмәдән суны көянтә белән ташыган, ә авылның оста балтачылары һәр гаилә өчен ныклы һәм матур көянтәләр ясаган. Бу матур традиция бүген дә яши. Авыл кызлары әле дә әби-бабайларыннан истәлек булып калган көянтәләр белән чишмәдән су алып кайта.

Бәйрәм кунаклары Аргы як урамында Вазыйх Нафыйков ясаган, бүгенгә кадәр кулланылышта булган көянтәләрне күрү мөмкинлегенә ия булды. Шулай ук урамнардагы матур итеп бизәлгән капка төпләре дә бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Жюри әгъзалары һәр йорт янына килеп, бизәлешләрне бәяләде.

Чараның дәвамы авыл мәйданында узды. Катнашучылар милли уеннарда көч сынашты, җырлап-биеп күңел ачты. Бәйрәм ахырында иң матур бизәлгән көянтәләр билгеләнеп, җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Көянтәле урам бәйрәме авыл халкын берләштергән, милли мирасны саклауга хезмәт иткән күркәм чара булды. Оештыручылар бу бәйрәмнең ел саен үткәрелеп, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрнең киләчәк буыннарга да җитүен тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев