Курса Почмак клубы тышкы ягыннан ук үзенә тартып тора
Чәчәкләргә күмелеп утыруыннан ук чын хуҗасы барлыгы күренә. Әлеге клубта еш булырга туры килә. Я җыелыш, я концерт, очрашу, бәйге. Ә берсендә авылның үзешчән артистлары спектакль күрсәттеләр. Уен да, куелыш та матур, үзешчәннәр, димәссең дә, шулкадәр рольгә кереп, бирелеп уйныйлар.
Тамашачылар да залны тутырып килгән, авылдашлары чыгышын алкышлап карыйлар. Шушы чараларны оештыручы – әлеге клубның хуҗасы, үз хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгән Сәрия Фәсхиева.
1992 елның 13 мартында Курса Почмак клубына сәнгать җитәкчесе булып урнаша ул. Ул вакыттагы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафил Җамалиев кызны эшкә алганда: “Сеңлем, без икебез дә бер якныкы, сынатмассың, яме?”, – ди. Ул вакыттан соң күпме еллар үткән, күпме җитәкчеләр алышынган, ә Сәрия вәгъдәсендә тора.
–Клуб мөдире ирем Ралиф иде. Минем элемтә училищесында укып йөргән вакытым. Телеграфист булырга. Кияүгә чыктым да, авылга кайттым һәм шулай Ралиф янына урнаштым. Озакламый декрет ялына киттем. Шул чорда колхоз рәисе Харис Мөхәммәдиев авыл башында ук ике катлы мәдәният йорты эшләтте. Икенче катында китапханә иде. Клубы бик зур, 320 урынга исәпләнгән. Тик озакламый аны мәктәп итеп үзгәрттеләр, клуб итеп спортзалын калдырдылар. Әмма спортзалда да без бик күп төрле чаралар оештырдык, – дип искә төшерә Сәрия ханым ул елларны.
“Булмый бу, кил әле син”
Аннан Фәсхиевлар үзләренә генә билгеле сәбәпләр белән клубтан китеп, колхозда эшли башлыйлар. Бер ел эчендә бу урында бик күп кеше алышына. Аптырагач, авыл җирлеге башлыгы яңадан: “Булмый бу, кил әле син”, – дип Сәриягә мөрәҗәгать итә. Яшь ханым яңадан клубта эшли башлый.
– Ул чагында мәдәният бүлеге җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин иде. 2004 елда беренче дипломны ул безгә бирде. КВН буенча лауреат булдык. Спектакльләр кую, чәчәклекләр булдыру, гаилә ансамбльләре оештыру – нәкъ менә шушы чорга туры килде, – диде Сәрия Фәсхиева. – Татар халык иҗаты фестивалендә ике тапкыр лауреат исемен яуладык. Берсендә “Сынган беләзек” спектаклен уңышлы сәхнәләштергән өчен, икенчесе “Иң музыкаль гаилә” буларак. Гаилә ансамбле бәйгесендә дә үз гаиләбез белән катнаштык. Районнан өчәр автобус белән күрше районнарга концерт куярга баралар иде. Шунда безнең дә сыер савучы кызлар (егетләр) биюен алдылар.
Гаилә ансамбле, дигәннән, Фәсхиевлар 2004 елдан 2016 елга кадәр гаилә бәйгеләрендә катнашып киләләр. Быел гына алар эстафетаны икенче бер талантлы гаиләгә – Сәмигуллиннарга тапшыралар. Өч бала, өчесе дә төрле уен коралларында уйный. 3 яшьлек балаларына кадәр җырлый. 18 сентябрьдә 17 сәгатьтә Сәмигуллиннарның 3 сыйныфта укучы Адилә исемле кызлары “Шаян-ТВ”да чыгыш ясаячак. Алар турындагы мәгълүматны, видеолар белән, ТР мәдәният министрлыгына җибәргән булганнар, талантларны бик тиз күреп алганнар. Гомумән, Сәрия ханым онлайн-форматта бик күп эш башкара. Авылдагы җырчылар, гармунчыларны барлап, видеога төшереп, бәйгеләргә җибәрә. Күрми калмаслар, дип өметләнә, талантлы кешеләрне күтәрәсе, күрсәтәсе килә.
– Аннан бездә өлкәннәр бик актив. “Чишмә” ансамбле, аның ”Балкыш” фестиваленең зона этабында җиңүе – шуның нәтиҗәсе. Ансамбльгә укытучылар да, савымчылар да чын күңелдән бирелеп йөри. Безне бер проблема борчый – ул да булса, ансамбльгә йөрүчеләр өчен милли костюмнарыбыз юк, – ди клуб җитәкчесе.
Әйе, Сәрия Фәсхиева клуб мөдире дә, сәнгать җитәкчесе, җырларга, биергә өйрәтүче дә (үзе дә оста биюче булган, Ралифе гармунда уйнаган, җырлаган), спектакльләрне сәхнәләштерүче дә. Аның тырышлыгы белән мөнәҗәтчеләре район бәйгесендә уңышлы чыгыш ясаган.
– Ә бу клубка без 2016 елда күчтек. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тырышлыгы белән. Авыл халкы көче күп керде. Өмә ясап бөтен авыл бергә алты ай эчендә эшләп чыктылар. Шәйдулла Имамович үзе дә алар белән бергә булды, – диде Сәрия ханым. – Китапханә дә бу бинада. Мәктәп, китапханә, клуб – кулга-кул тотынып эшлибез.
Үзенчә бер яңалык булды
Авыл клубында 2004 елдан бирле драма түгәрәге эшләп килә. Режиссеры да, сәхнәгә куючысы да Сәрия Фәсхиева үзе.
– Мин үзем Г.Камал нәселеннән. Әтисенең бертуган абыйсы Тәхәветдиннең оныгы Миннегөл әниемнең әнисе. Тәхәветдинның ун бала, бөтенесен эзләп таптым. Музей ачылышына кайттылар, – ди ул. – Әбинең бертуган сеңлесе Рабига, Тәхәветдиннең оныгы Вагыйз хатыны Лилия белән артистлар булганнар. Шулардан күчкәнме, спектакльләр куярга бик яратам. “Әниләр һәм бәбиләр”, “Әни килде”, “Юлларыма каршы чыкма” һәм башкаларны сәхнәләштердек. Быел чәчәкле урам чарасы кысаларында гармуннар уйнап, җырлап, яшьләр, өлкәннәр белән “Ерганак” урамында капка төбендә кич утыру үткәрдек. Үзенчә бер яңалык булды.
Клубның иң зур байлыгы икенче бүлмәдә булган. Биредә кечкенә, әмма эче тулы төш кенә музей урнашкан. Чигү, ипи пешерү, шәл бәйләү, балта осталары, итек басучыларның эш кораллары, алар турында мәгълүматлар, кул эшләре урын алган. Сугышта катнашкан авылдашлары, тыл ветераннары, хезмәт батырлары турында альбомнардан карап белеп була. Элеккеге фотолар халыкта аеруча кызыксыну уята. Аларны Сәрия ханым йорт саен йөреп җыйган. Музейны тулыландыру буенча әле дә планнары зурдан.
– Авыл халкы да ярдәм итәргә әзер тора. Барысына да бик рәхмәтлемен. Казахстанда туган, Уфада яшәүче (әнисе Рауза Шәйхиева янына авылга кайтып йөрде) Зиннур Вәлиуллин клубка инвентарь алырсыз, дип 10 мең сум акча биргән иде. Калганын авыл халкы җыеп, 26 мең сумга теннис өстәле алып куйдык, – диде С.Фәсхиева.
Ә быел ул помидор, чәчәкләр үсентеләре үстереп саткан. Шуның акчасына бильярд өстәле алырга планлаштыралар. Менә шулай янып-көеп, күңел биреп эшләгәндә генә нәтиҗәсе күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев