Реклама
Курса Сабантуенда.
Бәйрәм сагындырылган - Курса Сабан туена агылды халык. Билгеләнгән вакытта –сәгать унбердә башланып та китте. Урта Курса мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт дога укыды. “Курса МТС”ы ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов сабан батырларына бүләкләр тапшырды. Төп бүләк – тәкә яшь механизатор Рәмис Шәрәфиевка бирелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, алдынгыларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Шуннан соң уеннар башланып китте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз