erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күршең шундый булсын!

Коллективның язмышы җитәкчегә бәйле

“Арча МСОсы“ ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин белән сөйләшеп утырганда “Арча АТПсы“ директоры Рүзәл Гәрәев килеп керде. Икесе дә районның легендар шәхесләре, нинди елларда да оешмаларын, коллективларын саклап кала алган җитәкчеләр.

– Күршене (ике оешма юл аша кара-каршы гына урнашкан) юбилее белән котларга кердем әле, – диде Рүзәл Баязит улы. – Озак еллар матур итеп, ярдәмләшеп эшлибез.

Рүзәл Баязит улының үзенең дә юбилей көннәре – автотранспорт предприятиесен җитәкли башлавына 40 ел тулган.

Ике җитәкчегә дә район халкы өчен бик тә кирәкле оешмаларны таркатмый саклап кала алулары өчен рәхмәт. Бүген дә автобуслар төгәл сәгать кебек йөреп тора, МСО осталары күп фатирлы йортлар,  клублар төзи. Алар төзегән биналар районыбызны, шәһәребезне бизи.

Зиннур Нурулла улы “Арча МСОсын“ 2001 елдан бирле җитәкли. “Аңарчы нинди юллар үттегез?“ – дип кызыксынам.

– Мин Өтнә авылында туганмын, – диде ул. – Башлангыч сыйныфларны Урта Пошалым мәктәбендә укыдым. Аннан безнең гаилә Арчага күченде. Әти МСУга эшкә урнашты. Мин мәктәптә укыганда җәйге каникулларда башка малайлар белән төзелешләрдә эшли идем. Беренче мотоциклны да шунда эшләгән  акчага алдым.

Мәктәпне тәмамлаганда ук малайның нинди өлкәне сайлаячагы ачык була инде. 1976 елда Казандагы төзелеш техникумына укырга  керә. 1978 елда аны тәмамлап  Арча МСУсына эшкә кайта, мастер итеп куялар үзен.  “Әхәт Хәлиуллович Шәйдуллин җитәкче иде, – ди ул. – Бик әйбәт, ипле кеше иде, урыны оҗмахта булсын!“

– Беренче төзегән бинаны хәтерлисезме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Билгеле, хәтерлим! Ашытбашта 12 тораклы ферма төзедек. Әле дә хезмәт итә алар.

Өч елдан җитештерү-техник бүлегенә җитәкче итеп күчерәләр. Моңарчы бер бригада белән генә идарә итсә, хәзер бөтен оешма өчен җаваплы кешегә әверелә.

– Ул вакытта Әтнә районы да бездә, коллектив зур булгандыр инде?

– Әйе, зур, көчле коллектив иде. Әле моннан биш ел элек кенә дә 279 кеше эшли иде. Хәзер 110 кешегә калдык.

Бергә эшләгән фидакарь хезмәттәшләрен дә искә алып үттек. Прораб Вәзыйх Рәхимов үз эшенең остасы, район газетасының актив хәбәрчесе, шагыйрь, аның юмор белән төрелгән шигырьләрен бүген дә яратып укыйбыз.

Озак еллар намус белән хезмәт иткән һәм итүче Акулининнар династиясе, аталы-уллы Рафис һәм Илшат Муллаҗановлар, киленнәре Альбина һ.б.

“Арча МСОсы“ төзүчеләре үз маркаларын югары тоталар. Беренче планда – сыйфат. Киләчәктә дә шулай матур итеп эшләргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X