Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кычытканның 1001 файдасы

    Кычыткан чагып кына калмый, дәвалый да

    Чүп үлән дип кенә карасак та, кычытканның файдалы үзлекләрен игътибарсыз калдыру ярамас. Кычыткан А, B2, С, D, К витаминнары, антиоксидант, аминокислота, хлорофиллга бай. Кальций, йод, калий, тимер, марганец та бар. Файдалы үзлекләрнең күплеге аркасында кычытканны дәва буларак кулланалар. Буыннар сызлавы, бөердә таш, сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен бер дигән сихәте бар. Кычытканлы чәйләр ашкайнату трактын чистарта, иммунитетны күтәрә.

    Подагра, артрит, невралгия, радикулит кебек чирдән кычытканлы компресс кую файдасын бирә. Башта төнәтмәне әзерлибез: 200 гр кычытканны банкага тутырырга һәм аңа 1 литр аракы салырга. 24 сәгать буе аны кояшта, тагын бер атна караңгы урында тотарга кирәк. Төнәтмәне сөзеп, суыткычта саклау хәерле. Компресс болай ясала: җитен тукыманы кычыткан төнәтмәсендә чылатып, сызлаган урынга куеп торырга.

    Кычыткан чагарга ярата. Шуңа күрә аны җыйганда калын перчатка кияргә онытмагыз. Сабаклары, яфракларның аскы өлешендә гистамин, ацетилхолин, серотонин һәм кырмыска кислотасы була, кычыткан шулар аркасында чага да инде. Сызлауны басар өчен, чыгылган урыннарны сода белән су кушып чайкарга киңәш ителә.

    Йорт хайваннары өчен дә кычыткан бер дигән азык санала. Аннан төнәтмә ясап, яшь бозауга, сарыкка эчерәләр. Ә чебиләр өчен яшел килеш тә, киптереп тә азыкларына кушып бирергә була. Кычыткан ашап, тавыклар күбрәк йомырка салачак.

    Реклама

    Эт асраучылар игътибарына: кычыткан дүрт аяклы дусларның ашкайнату системасына уңай йогынты ясый, энергия өсти. Төп ризыкларына ваклап туралган кычыткан кушсагыз, эт организмы үзенә кирәкле витаминнар туплая­чак. Кычытканлы су белән этләрнең йонын эшкәртеп чыксагыз, үзегезне һәм башкаларны аллергиядән сакларсыз.

    Кычытканны башка культуралар өчен сыек ашлама итеп кулланырга да мөмкин. Әлеге дә баягы составында азот, тимер, калий, цинк кебек минераллар булу аннан кыйммәтле ашламаларга альтернатива ясый. Кычытканлы тирес төнәтмәсе помидор, борыч, кыяр, кәбес­тә, бак­лажаннарга әйбәт булыр. Тик суган, сарымсак, торма, редис, шалкан өчен файдалану киңәш ителми.

    Кычытканның зыяны турында да искәртик. Ул кан куеруга йогынты ясый, шуңа да кан басымы югары булган кешеләргә, гипертоник, атеросклероздан интегүчеләргә аны куллану рөхсәт ителми. Йөкле хатын-кызларга да сак булырга киңәш ителә: кычыткан яфракларыннан ясалган төнәтмәләр куллану йөклелекнең иртә срогында аналык кыскаруына китерергә мөмкин. Шешләре булган кешеләргә дә составына кычыткан кергән дару, төнәтмәләр куллану тыела.

    https://vatantat.ru/2020/05/23371/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: