Җәйге һәм көзге чорда иң җитди мәсьәләнең берсе булып бөртекле культуралар чәчелгән басуларда янгын чыгу санала, чөнки, бөртеклеләрдән калган салам һәм кибәк җинел янып китучән масса тәшкил итә.
Басу- кырларнын янгын куркынычлыгы яну материалының зур күләмдә, ут чыганагы булу һәм килеп чыккан янгынның тиз арада тарала алу мөмкинлеге белән характерлана. Икмәк культуралары иң зур куркынычлыкны өлгергән вакытта һәм урып- җыю эшләре вакытында тудыралар.
Кыр эшләре башланганчы җәмгыять җитәкчесенә урып –җыю эшләрендә катнашкан затларга янгынга каршы инструктаж үткәрү зарури, исерткеч эчемлекләр кулланган затларны урып-җыю эшләренә катнаштырмаска, тәмәке тартуна тыярга, урып- җыю агрегатларында һәм автомобильләрдә башка авыл хуҗалыгы машиналарында беренче янгын сүндерү җиһазларын булдырырга (барлык типтагы комбайн һәм тракторларда - 2 янгын сүндергеч, 2 очлы көрәк, себерке, сулы бидон) һәм очкын сүндергечләрнең төзек халәтен тәэмин итәргә.
Бөртекле культураларны җыю эшләрен икмәк кырларын мәйданы 50 гектардан артмаган участокларга бүлүдән башлау зарури. Участоклар арасында киңлеге 8 метрдан артмаган чабылган өлешләр эшләнә. Чабылган башаклар кичекмәстэн җыеп алына. Чабылган өлешләр уртасында киңлеге 4 метрдан ким булмаган җирне сукалыйлар.
Мәйданы 25 гектардан артыграк булган икмәк кырларында урып- җыю эшләре барганда янгын чыккан очракта җирне сукалау өчен сука таккан трактор, шулай ук янгын сундеру яисә янгын сүндерүгә җыйлаштырылган техника даими әзерлектә булырга тиеш.
Башак тамырларын, урып-җыю калдыкларын яндыру, учак кабызу тыела.
Бөртекле культураларны урып- җыю һәм азык әзерләү вакытында тыела:
- капоты булмаган яисә ачык капотлы трактор, үзйөрешле шасси һәм автомобильләрне куллану;
- трактор һәм автомобильләрнең радиаторларындагы тузанны яндыру;
- автомобильләрне кыр шартларында янгын сүндергеч җайланмалар белән җиһазландырылмаган, төнге вакытларда яктыртылмаган махсус мәйданчыклардан тыш ягулык материаллары белән заправка ясау;
- теләсә кайсы янгын чыганакларын басуларга эләгүенә юл кую;
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларга админстратив җаваплылыкка тарту каралган.
Хөрмәтле гражданнар, кыр эшләре вакытында ихтибарлы булыгыз. Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгыннан саклау бүлегенә «01», «101», «112». телефоны аша хәбәр итегез.
3-59-01 Арчанын янгыннан саклау бүлеге.
9-11-01 Яңа Кенәр авылының янгыннан саклау посты.
5-13-6 Урняк авылының янгыннан саклау посты
5-12-01 Сеҗе авылының янгыннан саклау посты
Янгын сүндерүнең мөмкин чараларын күрегез.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Сотов А.Ю.
Нет комментариев