erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кырлай” – кунакларга бай

17 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Саха (Якутия) республикасы башлыгы Айсен Николаев Арча районында булдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар район белән танышуны “Кырлай” ширкәтенең Иске Иябаш авылы янында төзелә торган сөтчелек комплексыннан башладылар. 1800 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы ике этапта төзелә. Агрофирма җитәкчесе Марат Кәримов хуҗалык эшчәнлеге, сөтчелек комплексында төзелеш барышы турында сөйләде.

Мегаферманың 600 баш терлеккә исәпләнгән беренче этабын төзү 2021 елның 13 маенда башланган иде. Аны төзү 356 млн сумга төште. Саву блогын төзүгә 40 млн сум акча тотылды, лизинг буенча 51 млн сумнан артык җиһаз сатып алынды. 2022 елның 20 маенда файдалануга тапшырылды. Анда хәзерге вакытта 490 баш сыер асрала, бер сыердан уртача 25 литр сөт савыла. Быел тагын таналар сатып алу планлаштырыла.

Быел август аенда мегаферманың икенче этабын төзү башланды. 2023 елның гыйнвар–февралендә файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Киләсе елда мартта 3нче этабын төзи башлап, 2024 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

“Кырлай” агрофирмасы ширкәте районда гына түгел, республикада да танылган хуҗалык. 1150 гектарда сугарып бәрәңге, 110 гектарда яшелчә үстерәләр. Быел игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 45,6 центнер уңыш җыйнап алдылар. Бәрәңге уңышын җыйнап алу дәвам итә. Бер гектардан уртача уңыш – 420 центнер. Бәрәңге алуда алты комбайн эшли. 35 мең тонна бәрәңге саклый ала торган складлары бар. Бәрәңгене Казан, Ульяновск өлкәсе, Мәскәү, Санкт–Петербург сәүдә оешмаларында саталар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мегаферма янәшәсендә район эшмәкәрләре җитештергән продукцияләр күргәзмәсе куелган иде. Президент Үрнәк бистәсендә яшәүче эшмәкәр Фирая Галәвиева белән сөйләште. Фирая ханым ире Рәис белән кечкенә ферма булдырып, күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 21е – сыерлар. Үзләре җитештергән сөтне эшкәртәләр дә, саталар да. Киләчәктә тагын бер ферма төзергә исәплиләр.

Президент Арчада сәнәгать паркында төзелә торган Идел буе катнаш азык заводы белән дә кызыксынды.

Безнең эшмәкәрләрнең күрсәтерлек эшләре бар. Казанбаштан Айдар Исламов грант отып умартачылык эшен җәелдереп җибәрде. Айваннан Нафил Гатауллин яшелчәчелек белән дан тота. Рифат Галәветдинов Югары Пошалымда кошчылык фермасы төзеп куйды. Быел 30 меңнән артык бройлерлар гына саткан. Әле менә зур кунаклар килгәндә дәү-дәү бройлерлар, үрдәкләр, күркәләр белән шаккатырды.

Арча агросәнәгать көллиятеннән бер ат арбасы үзләре үстергән яшелчә, “Кырлай икмәге” ширкәте дә үз продукциясен алып килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X