erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кырлайлар басуга чыкты

​​​​​​​Яз килде икән, димәк кыр эшләренә старт бирелде. “Кырлай” агрофирмасы” ширкәте аңа беренче булып тотынды.

“Күпъеллык үләннәргә ашлама сиптереп карыйлар”, – дигәч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән басуга юл тоттык. Тирә-юньне карап барабыз. Яңгырлар, артыннан кояшлы җылы көннәр үзенекен иткән. Басуда кар бетү ягына бара. Әмма полоса кырыйлары, ерактарак басулар әле карлы.

– Полоса белән олы юл арасында кар юк инде. Сынау өчен шул участокны алырга булдылар, – диде Ренат Гатиятов. – Аммиак селитрасын вакытында сиптереп өлгерергә кирәк. Җирдә дым барда, ягъни юеш вакытта ул җебергә өлгерә, тамыр үзенә азык ала. Элек азотлы ашламаны чәчкечләр белән кертәләр иде. Хәзер махсус агрегат белән сиптереп күпъеллык үлән, уҗым культураларын тукландыралар. Районда 16 мең гектар уҗым, 27 мең гектар күпъеллык үлән культуралары бар.

“Роса” агрегатында Югары Мәтәскәдән Айнур Мәннапов. Дүртенче елын әлеге эшне башкара икән. “Чәчкечкә караганда бу агрегат белән тизрәк була. Көнгә 200-250 гектар җирне ашларга мөмкин”, – диде ул.

Сөйләшеп торган арада ашлама алып килделәр. Һәм “Роса”да Айнур эшкә тотынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Безнең ширкәттә 1650 гектарда уҗым һәм 1400 гектар тирәсе күпъеллык үлән культуралары чәчелгән. Юл кырыйларында кар беткән,  дымлы, аммиак селитрасы чәчү өчен бик уңай вакыт. Әмма басу ачылмаган әле. Без бүген техниканың  әзерлеген, оештыру тәртибен сынап карарга булдык, – диде баш агроном Таһир Әхмәтҗанов.

Чирмешән районы арпа чәчәргә чыккан инде. Көннәр шундый матур торса, бездә дә көттермәс. “Кырлай” агрофирмасы” ширкәтенең “кулы” җиңел булсын. Хәерле сәгатьтә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X