Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кырык яшьтән соң бала табу батырлыкмы?

    Әни булу бәхете соңлап килгәннәргә кемдер — сәерсенеп, кемдер сокланып карый. Чынында исә, һәрнәрсәнең үз вакыты.

    Көч-куәтең ташып торганда, сәламәтлегең яхшы булганда бала табып үстерүгә ни җитә?! Әмма тормыш арбасы без күзаллаган юлдан гына бармый шул.
    Без үсеп буйга җиткән чорда сыйныфташлардан берьюлы өчебезнең әниләре бәби алып кайтты. Бу вакытта аларга 40 яшьләр тирәсе иде. Олы абый-апалар инде үзаллы тормыш юлыннан китте, ә безнең яңа туганнарыбыз барлыкка килде. Ул вакытта безнең өчен бик өлкән булып күренгән әниләребез яшәрде, күзләрендә очкын уйнады, әткәйләр дә егет чакларына әйләнеп кайткандай булды кебек.
    Үземнең язмышта да шундый ук хәл кабатлангач, күпләр сорау яудырды: ничек базнат иттең, авыр түгелме, имеш... Базнат итүне сорап тормады шул, үзе турында берни белгертмичә, үзе теләп килде дөньяга кызым. Сау-сәламәт, яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый ул. Әмма бу баланы кырыктан соң гына табыгыз дигән сүз түгел, билгеле. Еллар дәвамында күп тапкыр үземә бирелгән сорауларга җавап итеп, бүгенге консультацияне югары категорияле акушер-гинеколог-эндокринолог Елена Капицкая киңәшләренә таянып оештырдык. Алар фәкать гүзәл затлар колагына!

    Күп нәрсә нәселдән килә

    Әбиләрегезнең һәм әниләрегезнең күреме никадәр соң тәмамланса, балага узу мөмкин­легегез шулкадәр озаккарак сузыла. Һәр хатын-кыз күкәйлегендә тумыштан ук күкәй күзәнәкләре запасы була, медиклар аны күкәйлек резервы дип йөртә. 37 яшьләр тирәсендә ул кисәк кими башлый, аларның сыйфаты түбәнәя. Аналык һәм күкәйлек ялкынсынулары, эндометриоз, корсак куышлыгына, аеруча аналыкка ясалган операцияләр тискәре йогынтысын сиздерми калмый. Еш кына бу яшьтә аналыкта балага узарга комачаулый торган зур төеннәр барлыкка килә.
    Яшь барган саен сәламәтлек тә үзен сиздерә. Хроник авырулар фонында йөклелек авыр уза. Бу бигрәк тә гипертония, диабет, хроник пиелонефрит, симерү, калкансыман биздәге тайпылышлар, холецистит, азканлылык, ревматизм авырулары булган хатын-кызларга кагыла.


    Куркыныч яклары

    Яралгының генетик тайпылыш ихтималы зур. Даун синдромы, мәсәлән, ананың яше белән турыдан-туры бәйләнгән. Әгәр 20 яшьтә бу патология ешлыгы 1500 очракка берәү туры килсә, 30 яшьтә инде 900гә, ә 40 яшьтә 100гә бер туры килергә мөмкин.
    Тагын шунысы: йөклелек өзелү куркынычы да бар (30-70 процент чамасы), һәр өч хатын-кызның берсенең баласы төшү яки җитлекми туу очраклары да күзәтелә. Кырыктан соң бәби көткән әниләрнең 40 проценты йөклелекнең икенче яртысында соңарган токсикоз белән җәфалана. Югары кан басымы, шешенү, сидектәге аксым карындагы яралгы үсешен тоткарлый. Вакытсыз су китүләр күзәтелә, организмның тудыру эшчәнлеге зәгыйфьләнә. Шулай булуга карамастан, бала табасы килү теләге бөтен “куркынычларны” узып китә.


    Йөклелек җиңел узсын өчен нишләргә?

    Хроник авыруларны, тешләрне дәваларга, кызылча (краснуха), токсоплазмоз һәм хламидиозга тикшерү узарга, маммологка сөт бизләрен күрсәтергә, калкансыман биз гормоннарын тикшертергә, кан басымын нормага китерергә, артык авырлыктан котылырга, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә. Балага узар алдыннан өч ай буе флюорография ясатмаска – җенес күзәнәкләре өлгерсен өчен 70-90 көн вакыт кирәк. Аларны нурландырырга ярамый!


    Булды бугай!

    Чираттагы күрем кил­мәсә (сез шуны көтәсез инде), УЗИга барырга ашыкмагыз. Сидек буенча гына да йөклелеккә тест үткәреп була. Тоткарлык өч көннән артса, ике буй сызык чыгар. Икесе дә бердәй ачык төстә икән, димәк, балага узгансыз! Тест шикле тоелса, өч көннән соң тагын кабатлап карагыз. Сы­зыкның берсе ачык, ә икенчесе сизелер-си­зелмәс төстә килеп чыкса, аналыктан тыш йөк­лелекне булдырмас өчен табибка ашыгыгыз. Йөк­лелек нормаль узган очракта, аның башлангыч чорында ясалган УЗИ яралгының аналык стенкасыннан кубуын һәм канлы бүлентеләр китереп чыгарырга мөмкин. Шиккә урын калса, ХГЧга кан анализы тапшырыгыз. Аны, гадәттә, 3-5 көн аралыгында ике тапкыр тапшыралар.


    Акушер-гинеколог киңәшләрен төгәл үтәгез

    7-8 атналык йөклелек белән исәпкә басыгыз. Прогестерон һәм эстрадиол кебек җенси гормоннарга карап, кайчак саклану терапиясе билгеләүләре бар.
    Карындагы бала 8-13 яки 20-22 атналык бул­ганда, 37 яшьтән өлкәнрәк ханымнарга яралгының генетик авырулары буенча тикшерү узарга тәкъдим ителә.
    Кендек каны яки хорион төк бөртеге яралгыда авыру бармы-юкмы икәнлеккә 100 процент җавап бирә.


    Физик күнегүләрдән баш тартмагыз

    Бу чорда аналык һәм ананың гәүдә массасы актив үсә, авырлык үзәге үзгәрә, буыннарның хәрәкәтчәнлеге арта. Моның арка һәм янбаш сөякләре авыртуга китерүе бар. Йогатерапия арка, янбаш мускулларын ныгытуга ярдәм итә, бот сөякләренә уңай тәэсир ясый. Моннан тыш, шешенүләрне, көзән җыеруларны киметә, яралгының кан әйләнешен яхшырта. Токсикоз вакытында йога үт суы чыгуга, бавырда кан әйләнешен яхшыртуга ярдәм итүче махсус техника тәкъдим итә (мәсәлән, билгеле бер якка иелүләр, сулыш алу практикасы һәм башкалар). Яралгының төшүен кисәтү буенча эшләүче асаннар бар. Әмма шуны истә тотыгыз, йөклелек авыр узганда йога белән шөгыльләнү фәкать табиб күзәтүе астында үтәргә тиеш!.


    Машина йөртергә ярыймы?

    Күп вакытын руль артында үткәрүче хатын-кызны машина йөртүдән баш тартырга зур корсагы гына мәҗбүр итә аладыр, мөгаен. Бу — табигый хәл, психологик фактор. Дөрес, кайбер хатын-кызлар ахырга кадәр — бала тапканчы машина йөртә. Ул вакытта кайбер мөһим кагыйдәләрне истә тотарга кирәк. Мәсәлән, куркынычсызлык каешы корсак уртасыннан үтмәскә тиеш. Андый очракта махсус адаптер яисә аерым каеш сатып алырга да мөмкин. Утыргыч белән руль арасындагы ара да иркен булырга тиеш. Руль артына утырырга теләүче йөкле хатын-кызларга берничә киңәш:
    — Руль артына утырганчы, кәеф-хәлегезгә карагыз. Үзегезне яхшы хис итүегез мөһим.
    — “Час пик” вакытында хәрәкәт итәргә тырышмагыз. “Бөке”дә утырганда хасил булган газ концентрациясе сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Аннан соң “бөке”дә йөкле хатыннар гына түгел, хәтта ирләр дә нерв киеренкелеге ала.
    — Ерак юлга чыкканда, тукталышлар ясап, саф һавада йөреп керегез.
    — Руль артында йөрүче йөкле хатын-кызның барлык документлары үзе белән булырга тиеш. Ә йөклелекнең соңгы чорында бала тудыру йортына алып барырга тиешле “чемодан”ны да онытмаска киңәш ителә.
    — Организмдагы үзгәрешләргә, бигрәк тә күз күременә игътибарлы булыгыз. Кирәк булса, табиб белән киңәшләшегез. Әгәр йөкле хатын-кызга машина йөртү ошый икән, нигә әле аннан баш тартырга? Ләкин алай да чамасын белегез, бала тудыру йортына булачак әти кеше алып барсын!
    Хәзерге җәмгыятьтә гомер озынлыгы арткан саен, бала табуга мөнәсәбәт тә үзгәрә. Бик күп хатын-кызлар карьера ясагач кына бәби табу турында уйлана башлый.
    Әгәр моңа кадәр күкләрдә очып йөргән бер җан сезнең йөрәк янында урын сорый икән, киртә куймагыз аңа, әмма моннан 20-15 еллар элек бул­ганга караганда, саграк булыгыз.
    Олыгаеп баручы хатын булганчы, яшь әни булуларга ни җитә!

    Фото:bashinform.ru

    Реклама

    Автор: Резида Валитова

    https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Kirik-yasht-n-so-bala-tabu-batirlikmi-163557/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: