erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кырымның Россия белән берләшүенә ун ел тулу уңаеннан Арчада бәйрәм концерты узды

Бүген 2014 елның 18 мартында Кырым республикасын Россия Федерациясе составына кабул итү һәм илебез составында ике яңа субъект булдырылу турындагы шартнамәне имзалауның 10 еллыгы билеләп үтелде

Моннан 10 ел элек бөтен кырым рефендумы булып, анда Кырым һәм Севастополь халкы үз киләчәген Россия белән бергә теләк белдерә һәм әһәмиятле карар кабул итә. Кырым Россия составына кайта. 

Әлеге тарихи вакыйга һәм истәлекле дата уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм концерты узды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм чарасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. 

"Моннан ун ел элек истәлекле вакыйга булды. Бүген безнең илебез буйлап, Кырым буйлап бәйрәм концертлары, митинглар уза. Кырым - ул ял итү урыны гына түгел, ул бик мөһим объект. Кырымлылар, Луганск, Донецк, Херсонск өлкәләрендә яшәүчеләр белән бергә бүген безнең якташлар да илебезнең бәйсезлеген яклый. Биредә утыручыларның күбесе волонтерлык эше белән шөгыльләнеп, гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертә. Мондагы һәркемнең фикерен җиткерәсем килә. Тизрәк илебезгә тынычлык килеп, егетләребез исән-имин әйләнеп кайтып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде", - диде ул. 

Бердәмлекне, дуслыкны алга сөргән "Кырым язы" бәйрәмендә районыбызның иң оста, танылган җырчылары, бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X