Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Көйсез» һава торышы белән ничек «килешеп яшәргә?»

    – Иии элек болай түгел иде, хәзер һава торышы да башка бит аның. Бер көнне 0гә якын, икенче көнне зәмһәрир суык, ничек чыдамак кирәк! Әле җитмәсә, ул магнит давыллары дигәне, элек анысы да юк иде, – дигәнне еш ишетергә туры килә.

    Әлбәттә, һәрбер кискен үзгәреш – организм өчен зур сынау, стресс. һава торышы гына искәрмә түгел. Кышын бигрәк тә һава торышының тотрыксыз булуы, магнит кырының тынычсызлануы өлкәннәргә генә түгел, хәтта сабыйларга да тәэсир итә. Хроник авырулар, баш авырту, кан басымы, йөрәк авырулары белән интегүчеләр өчен кискен үзгәрешләр берничә көнлек «мәхшәр»гә генә әйләнеп калмый, гомерләренә куркыныч янау белән дә хәтәр.

    һава торышы кискен үзгәргән көннәрдә сау-сәламәт баланың да үз-үзен тотышында төрле үзгәрешләр күзәтелә: ул тынычсызланырга, йокы һәм ашау режимын үзгәртергә, ярсучанга әйләнергә мөмкин.

    Шулай да соңгы вакытта еш кына «көйсез» дип аталган һава торышы чыннан да шулай үзгәргәнме? Аның белән ничек «килешеп яшәргә» өйрәнергә соң? Әлеге сорауга җавап эзләргә булдык.

    «Магнитлы көнне башым «көтеп» кенә тора»

    Психологлар исә һава торышындагы үзгәрешләргә һәм магнит давылларына бәйлелек дигән нәрсәгә башкачарак карый. Мәсәлән, Кукмара районында яшәүче Зөлфирә Дәүләтшинаның: «Магнитлы көн икәнен белмәсәм, башым авыртмаска да мөмкин. Ә алдан белсәм, баш шуны «көтеп» кенә тора. Гадәттә, минем көнендә түгел, йә бер көн алдан, йә бер көн соң башым авырткалый», – дигәненә җавап итеп, гештальт-терапевт Елена Паршина:
    – Бу шундый кызык күренеш: кешенең баш миендә миллиардлаган сандагы нейроннар бар, алар һәрберсе нинди дә булса хис-тойгылар өчен җавап бирә, аларда безнең үткән тәҗрибә «язылган». Кеше, магнит давыллары була, дигән сүзне ишетүгә (әгәр ул үзенең метеобәйле кеше икәнлеген дә белсә!), нейроннар бу вакытта «инструкция ала»: магнит давылы икән, димәк, «ярсырга» кирәк! Шулай итеп кеше, магнит давыллары булганда, үзен начар хис итәргә дигән команда ала – нейроннар «авырырга тиеш!» дигән күрсәтмә бирә. Һава торышы бозылыр алдыннан буыннар, операция урыннары, йөрәк авыртудан зарланулар да була. Бу очракта алдан белгәндә чарасын күрү зарур, авырта башлаганны яисә хәлең начарайганны көтеп ятарга кирәк түгел. Мондый метеобәйлелектән котылу өчен авырткан урынны йомшартырга (расслабить) яңа гадәт – яңа нейроннар бәйләнеше булдырырга кирәк. «магнит давыллары вакытында һәм һава торышы үзгәргәндә һәрвакытта да баш авыртмый һәм авыртырга да тиеш түгел», – дигән күрсәтмә биреп, яңа нейроннар бәйләнеше булдыру зарур, – ди.

    «Һава торышына сылтаганым юк...»

    Мамадыш районы Усали авылында яшәүче гомере буе агроном булып эшләгән Марат Хисмәтуллин 1995 елдан бирле һава торышын һәм чәчүгә чыгу вакытын күзәтеп килә икән.
    – Мин күзәтә башлаган еллар белән бүгенгене чагыштырганда, әллә ни аерма юк. Агрономнар саламнар тыгып, күпме уңыш, нинди һава торышы буласын алдан әйтәләр, диләр. аларның берсенә дә ышанмыйм мин. Чәчүгә чыгу вакытында да әллә ни зур үзгәрешләр бар димәс идем. Соңгы вакытта күбәеп киткән авыруларны да һава торышына сылтаганым юк. Кышка карап, җәйне фаразлау да мине ышандырмый, – дип җавап бирде ул.

    Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев быелгы кышны 1984 елныкына охшата. Гыйнвар, февраль һәм март башы былтыргыдан салкынрак булыр дип фаразлый тәҗрибәле синоптик. Чын суыклар Хач ману бәйрәменнән соң башланыр, ди ул.

    «2010 елгы корылык ул – кеше гаебе белән булган корылык»

    Реклама

    «Туган авылым» мәчете имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиннан да һава торышына бәйле фикерен сораштык.

    – Соңгы елларда халыктан «ни кышы – кыш түгел, ни җәе – җәй түгел» дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моңа сезнең фикерегез ничек?
    – Халыкның күңелендә ризалык, канәгатьлек юк хәзер. Бу һава торышына карата гына түгел, гомумән, бөтен тормышта чагыла. Яшьлектә әйбәт иде, элек шәп иде дип искә алу хатирәләр инде ул. Чынлыкта һава торышында бернинди үзгәреш тә күрмим мин. Элек ничек булса, хәзер дә нәкъ шундый ук һава торышы. Мәсәлән, без бала чакта кар күп иде, дип сөйлиләр. Шул сүзләрдән соң үземнең бала чагымны искә төшердем: бер ел гына шулай булган икән ул. Күңелдә менә шулай – бала чакта кар күп булып истә калган. Температура минимум, максимумнары турында әйткәндә: «Соңгы тапкыр мондый салкыннар, мәсәлән, 1978 елда булган иде», – диләр. Димәк, андый салкыннар булган һәм ул аномаль түгел.

    – Юл һәлакәтләренең артуында да һава торышын «гаеплиләр»...
    – Бу әлеге дә баягы тормышның үзгәрүе белән бәйле. Элек юлларда моның кадәр машина да юк иде, бер-ике ай гына укып, теләсә кем руль артына утырып чыгып китмәгән, йөртүчеләр профессионал булган, шулай ук тизлекне дә 60-70тән арттырмаганнар. Ә хәзер 120 белән йөриләр. Монда гайре табигый хәл күрмим мин. Һава торышын кеше үз-үзен тотышы белән үзгәртүе бар. Мәсәлән, корылык, давыл, тагын аномаль хәлләр элек тә булган һәм хәзер дә булып тора. Алар кешенең гөнаһлары белән бәйле. Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Әгәр дә кеше зәкят түләмәсә, корылык була», – ди. 2010 елны булган корылык – кеше гаебе белән булган корылык ул. Пәйгамбәребез (с.г.с.) тагын: «Азан әйткән җирдә каты салкыннар булмас», – дигән. Азаннар әйтелеп, кешеләр намазга мәчеткә йөреп торса, Аллаһы тәгалә кешегә һава торышын җиңеләйтә. Шуңа да һава торышы аркасында килеп чыккан төрле хәлләрдән (су басу, гарасат) соң кешегә үзенең гөнаһлары, нәрсәне дөрес һәм ялгыш эшләүләре турында уйланырга кирәк.

    – Кыш көне үлүчеләр саны күбрәк, дигән сүз белән килешәсезме?
    – Һава торышында үзгәрешләр булган вакытта үлүчеләр саны күбрәк була. Мәсәлән, җәй көне эсседә һәм кыш көне җылыдан салкынга күчкән вакытта кешеләр күбрәк үлә. Бу – кешенең йөрәге, кан басымы белән бәйле. Кешегә үлем үз вакытында килә, бу бер сәбәп кенә булып тора. Олы кешеләрнең кышын аяк-кул яки башка сөякләрен сындырулары алар өчен фаҗигале. Мәсәлән, 90-100гә җиткәнче яшәде дә аяк сынудан үлеп китте диләр, бу монда – бер сәбәп кенә, кышның монда гаебе юк.

    «Һава торышы бозылса, банан белән йөзем ашагыз»

    Татарстанның Республика медицина-профилактика үзәге табибы Роза Гомәр кызы Алимова һава торышындагы үзгәрешләр ничек тәэсир итүен һәм андый вакытта нәрсәләрне истә тотарга кирәклеген искәртте.
    – Атмосфера басымының түбәнәюе (циклон) һәм атмосфера басымының күтәрелүе (антициклон) йөрәк, кан басымы белән интегүчеләргә начар тәэсир итә. Түбән атмосфера басымы астма, йөрәк авырулы кешеләргә кыенлык тудыра. Аларга һава җитми, буыла башлыйлар, хәлләре китә. Түбән атмосфера басымы кан басымы түбән булган кешеләргә, ягъни гипотоникларга начар тәэсир итә. Аларда һава җитмәү, баш авырту күзәтелә. Ә атмосфера басымының күтәрелүен кан басымы күтәрелүчеләр (гипертониклар) авыр кичерә. Кан басымы 140/90нан артучыларга инфаркт һәм инсульт килеп чыгу куркынычы яный. Хәзер күп кенә яшьләрдә дә артериаль гипертония күзәтелә. Циклон вакытында шулай ук ашказаны-эчәк авырулары көчәергә, буыннар авыртырга мөмкин.

    Циклоннар якынаю белән, артериаль гипотоникларга кан басымын үлчәп, күзәтеп торырга кирәк. Күп итеп су эчәргә, контраст душ кабул итәргә, вакытында йокларга. Кан басымы түбән булганнарга кофе, женьшень, лимонник төнәтмәләре, бал белән бөтнекле чәй эчәргә мөмкин.
    Антициклон вакытында кан басымы югары булган кешеләр интегә, бу вакытта кан хәрәкәте тизлеге тәэсирендә кан басымы арта. Аларга табиб кушкан даруларны һава торышында үзгәрешләр сизелүгә кабул итәргә кирәк. Кан басымы күтәрелгәндә, (хәл китү, йокы килү, апатия күзәтелә) иң яхшы дәва – йокы. Физик нагрузкалардан азат булырга, эмоциональ яктан үзеңне формада тотарга, кәеф китүләргә бирешмәскә тырышырга кирәк. Шулай ук ашауга да игътибар бирү сорала. Кан басымы күтәрелгәндә тозны аз куллану мөһим: тозлы ризыклар ашамаска тырышыгыз. Тоз организмдагы сыеклыкны тоткарлый, циркуляцияләнүче кан күләмен арттыра һәм кан басымының тагын да югарырак күтәрелүенә китерергә мөмкин. Гипертоникларга кан басымы күтәрелгән вакытта каты чәй, кофе эчәргә ярамый, үлән чәйләре, гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган көннәрдә рационыгызга йөзем, пешкән алма, күрәгә, банан кертегез. Алар калийга бай һәм вегетатив-нерв системасына яхшы тэсир итә, адреналин тәэсирен минимумга җиткереп, ягъни начар кәефкә бирелмәскә ярдәм итә, – ди ул.

    Ни генә дисәң, дә үзебезнең бик бәхетле икәнебезне онытмаска кирәк: без бит җәйне дә, кышны да үз җиребездә күреп хозурлану мөмкинлегенә ия! Табигатьтә начар һава торышы булмавын да истә тотып, бәлки чыннан да үзебезгә үзгәрергә кирәктер?..

    Анна АРАХАМИЯ фотосы

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ava-toryshy-tgel-keshelr-zgrde

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: