erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыш нинди булачак? (Белгечләр фаразы)

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев журналистларга кышның нинди булачагы турындагы фаразларны җиткерде("Шәһри Казан",Дилбәр Гарифуллина).

 

– Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразларына таянып әйткәндә, кышкы айларда һава температурасы климатик нормада булачак. Декабрь нормадан җылырак дип фаразланган иде. Бу ай өчен норма -9 градус. Явым-төшемнәр исә күбрәк булыр дип көтелә. Гыйнвар аенда да һава торышы климатик нормада – -12 градус. Февральдә – -10 градус. Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка исәпләнгән фаразлары 60-70 процентка туры килә, – дип сөйләде профессор.

Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев, узып баручы елга йомгак ясап, быелгы җәйнең дүрт ай булуын билгеләп үтте. Май аеның җылы булуын истә тотканда, җәй 21 көнгә озаграк булды. Кар да иртәрәк яуды, гадәттә ул 17-19 ноябрьләргә генә төшсә, быел 12 ноябрьдә үк яуды. Бу айдагы беренче ун көндә бер айлык явым-төшемнәр булды, тик декабрьдәге яңгыр карны эретеп куйды, диде ул. Декабрь ае өчен кар катламы да бик юка. Бүген ул 3 мм ны тәшкил итә, норма буенча 12 мм булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/kysh-nindi-bulachak-belgechlr-farazy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сентябрь,октябпь айлары да Ж,әйгә тиң булды?

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X