erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыш турында бүген кайгырталар

Артык эссе көннәр булмаса да, хуҗалыкларга да, терлек азыгы әзерләү өчен шартлар уңай. 25 июньгә булган мәгълүматларга караганда, барысы 14464 тонна печән әзерләнде, 72978 тонна сенаж салынды.

Бер шартлы терлеккә 10,18 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка” ширкәтендә ул 21 центнерга якын. “Тукай”, “Курса МТСы”, “Кызыл Яр”, “Кырлай”, “Заря”, “Ашыт” хуҗалыкларында 17–19 центнер туры килә.

Иң аз азык “Төрнәле-Пошалым” ширкәтендә – 0,72 центнер гына. Биредә әлегә сенаж бөтенләй салынмый. Хезмәт хакы түләмәгәч механизаторлар да төрле якка таралышып беткән. Техника бөтенләй ремонтланмады. Инвесторның Биектаудагы хуҗалыгында эш беткәч азыкны шуннан килеп әзерләячәкләр, диләр. Тик картайган үләннән нинди азык әзерләрләр икән!

Бу хуҗалыкта пар җирләрен эшкәртү сроклары да чыгып бара. Ул басуларны ерып йөри алмаслык чүп баскан. Дөрес, әйбәт дигән басулар да бар. Көзге бодай, язгы культураларның кайбер мәйданнары өметле.

Бу көннәрдә без шактый хуҗалыкларда булдык. “Кишет” хуҗалыгында 4 көндә ике чокырны сенаж белән тутырып (5330 тонна), технологиягә туры китереп каплап куйдылар. Халыкка хезмәт хакы өчен тиешле печәнне бирделәр. Печән әзерләүдә 4 пресс агрегаты эшли, тагын 3әү киләчәк, диделәр.

“Ашыт” хуҗалыгында “Магдон” комбайны ега, ике “Ягуар” туратып төяп бара. Җитәрлек сенаж салынган, халыкка печән бирергә әзерләнәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Кызыл Яр” ширкәтендә күпьеллык үләннәрне урып бетерделәр, халыкка печән бирелгән. 3700 тонна сенаж салынган. Бер тәүлеккә 900 тонна салганнар, бик матур итеп эшлиләр.

“Аю” ширкәтендә дә тырышалар, кайвакытта ашыгалар да, сыйфатка зыян килә.

Семинарларны юкка гына уздырмыйлар. “Яңарыш” хуҗалыгында узган семинарда ничек итеп сыйфатлы сенаж салырга икәнлеген үтемле итеп аңлатканнар иде, югыйсә. Яшел массаның дымлылыгы 64 проценттан артмаска тиеш. Бездә кайберәүләр 100 процент дымлылык белән дә сала.

“Заря” хуҗалыгында азык әзерләүдә бик актив эшлиләр, 3500 тонна сенаж салынган. Халыкка печәнне мулдан биргәннәр. “30 рулон алучылар да булды”, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов.

Быел хуҗалыкка бер азык әзерләү, бер ашлык суктыру комбайннары кайтты, яңарыш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X