Кышка борщ ясадыгызмы әле? (Рецепт)
Әле “как раз” борщ заправкасы әзерли торган мәл: яшелчәләр мул, әзерлә дә, әзерлә. Аның ысуллары күп төрле, ә без менә болай итәбез:
- 0,5 килограмм суганны, 1,5 килограмм помидорны турарга.
- 0,5 килограмм татлы борыч белән 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарырга.
- Чөгендер, суган, помидорны 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан тутырмыйча шикәр комы, 0,5 стакан үсемлек мае салып, 1 сәгатькә якын кайнатырга.
- Әзер булырга 10 минут кала татлы борыч һәм сарымсак, стаканны тутырып җиткермичә 9 % аш серкәсе өстәргә.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!
Автор : Таҗиева Руфина
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/faydaly-ki-shl-r/Borshch-yaratasizmi-duslar-471916/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев