erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кышка кәбестә тозлыйбыз

Бу рецепт белән әзерләгәндә, су һәм маринад кушылмый. Кәбестә кыш буена үзенең тәмен саклый, бозылмый.

Тозлау өчен 3-3,5 кг. кәбестә (туралган), 1 а.к. тоз, 2 а.к. шикәр комы, 1 уртача зурлыктагы кишер кирәгә.

   Яшелчәләрне турыйбыз, кишерне кыргычтан кырабыз. Тозның уртача эрелектәгесен, экстра булмаганын һәм йод кушылмаганын алабыз.

   Кәбестәне һәм кишерне, тоз һәм шикәр сибеп, камыр баскан кебек итеп, суы бүленеп чыкканчы изәбез. Кәбестәнең күләме кимегәч һәм суы бүленгәч, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, тирән тарелкага утыртабыз. Суты кәбестә өстенә чыгарга тиеш.

   Кәбестә 2-3 көн тозлана, бу вакыт эчендә ул әчи һәм суты күтәрелеп, тәлинкәгә агып чыгарга мөмкин. Капкач ябу кирәкми, өстен марля белән ябарга мөмкин. Көн саен 4-5 тапкыр агач таяк яки кашык белән төбенә кадәр тишкәләп, банка эчендә җыелган углекислы газны чыгарабыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

   Кәбестә тозланып беткәч тәмләп карыйбыз һәм салкын урынга сакларга куябыз.

       Фото: img.povar.ru

Автор : Гөлара Арсланова

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bakchachy-pochmagy/Kishka-k-best-tozlau-retsepti-508255/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X