Кышкар авылында Таһир-Зөһрәләр җыелды
Арча районында беренче тапкыр «Исемең матур, кемнәр куйган?» исемле бәйге оештырылды
5 март көнне Кышкар авылы клубында Таһир һәм Зөһрә исемле райондашлар катнашында бәйрәм узды.
Чараның идея авторы, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина әлеге чараны оештыру белән бик күптәннән янып йөргәне турында әйтте. «Минем идеямны күтәреп алучы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, теләкләремне чынга ашырырга ярдәм итүче сәнгать җитәкчебез Илмира Зариповага, китапханәче Гөлнара Ибраһимовага, укытучы Эльмира Исламовага зур рәхмәтләремне җиткерәм», – диде ул.
Бәйрәмне хаҗи Радик хәзрәт Кәримов үтемле вәгазьләре һәм догалар белән башлады.
Бәйге башланганчы, районыбызның «Хәзинә» фольклор ансамбле авыл яшьләренең аулак өйгә җыелу күренешен күрсәтте. Милли моң, татар җырлары белән башланып киткән чара, шундый ук рухта дәвам итте.
Бәйгедә Арчадан, Чиканас, Мөндеш, Яңа Кырлай, Шушмабаш авылларыннан биш Зөһрә һәм Наласа авылыннан бер Таһир катнашты. Араларында мәктәптә укучы да, лаеклы ялда булган катнашучы да бар иде. Алдан билгеләнгән шартлар буенча, алар үзләре белән таныштырырга, яраткан шөгыльләрен тәкъдим итәргә һәм бер концерт номеры белән чыгыш ясарга тиеш иделәр. Һәркайсы барлык биремнәрне дә тиешенчә башкарып чыкты һәм аларга жюри тарафыннан мактау сүзләре җиткерелде.
Иң мөһим этапларның берсе – үзләре белән таныштыру иде. Биредә алар исемнәренең килеп чыгышын, кем кушканын сөйләп, үзләре белән таныштырдылар һәм презентация рәвешендә тәкъдим иттеләр. Биредә милләт, гаилә, нәсел кыйммәтләре дә чагылыш тапты. Һәр катнашучы үзен күпкырлы шәхес буларак ачты.
«Бүген чын мәгънәсендә матур бер бәйрәм булды. Катнашучыларга, карарга килгән тамашачыларга, оештыручыларга зур рәхмәт. Бирегә килгән Таһир-Зөһрәләрнең исемнәре генә түгел, үзләре дә, шөгыльләре дә, чыгышлары да бик матур булды. Сокланып карап утырдык. Мондый бәйрәмнәр дәвамлы булсын, алдагы елларда катнашучылар артсын», – диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, жюри рәисе Ләйлә Хәкимова.
Катнашучыларга төрле номинацияләрдә җиңүче исемнәре бирелде.
Зөһрә Фәсхетдинова (Чиканас) – «Иң сәләтле», 2 урын
Зөһрә Сәляхова (Мөндеш) – «Иң тырыш», 2 урын
Зөһрә Кәбирова (Яңа Кырлай) – «Иң иҗади» , 2 урын Зөһрә Хәбибрахманова (Шушмабаш) – «Иң зирәк», 2 урын Зөһрә Миннебаева (Арча) – «Иң сөйкемле», 1 урын
Таһир Лутфуллин (Наласа) – «Иң күпкыры», 1 урын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев