erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кытайда коронавирус аркасында аерылышулар күбәйгән

Daily Mail матбугаты хәбәр итүенчә, Сычуань провинциясендә Дачжоу шәһәрендә 24 февраль көнне 300 пар аерылышырга гариза биргән.

Загс хезмәткәре Лу Шицзюнь сөйләвенчә, ир белән хатын карантин аркасында бергә күп вакыт үткәрә башлаганнар һәм юк-бар өчен дә тавыш чыгарып, әрләшеп аерылышырга йөгерә башлаганнар.

Шэньси провинциясендәге Сиань шәһәре загсы хезмәткәрләре дә шундый хәл турында бәян иткән. Бер көн эчендә 14 пар аерылышырга гариза китергән. Фуцзянь провинциясендә Фучжоу шәһәрендә исә көн саен 10 пар шундый карарга килә икән.

Властьлар фикеренчә, карантин аркасында загслар эшләми торган һәм шуңа гаризалар кабул ителми торган.

Бүгенге көндә дөньяда 185 мең кешенең коронавирус белән авыруы билгеле. 7,3 мең кеше якты дөнья белән хушлашкан. 80,2 мең пациент терелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                                           Чыганак: lenta.ru

                                                                                           Фото: Jae C. Hong / AP

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Kitayda-koronavirus-arkasinda-aerilishular-k-b-yg-n-171868/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X