erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыйналган хатын өч ай комада ятканнан соң вафат булды

Салават районының Яхья авылында кыйналган хатын өч ай комада ятканнан соң вафат булды.

Ике атна элек Чиләбе өлкәсенең Әшә дәваханәсендә 32 яшьлек Айгөл Галәева вафат булды. Хатын каты кыйналганнан соң өч ай комада ятты. Бу вакыт эчендә әти-әнисе, Айгөл өч баласы — 6 һәм 11 яшьлек уллары һәм 9 яшьлек кызы хакына яшәячәк, дип өметләнгән иде, тик могҗиза булмый калды. Әнисе Зәлифә кызы үлеменә берничә көн кала дәваханәдә булган һәм күз яшьләрен тыя алмаган: Айгөлне беркем дә карамаган, ул бик начар хәлдә яткан. Инде Айгөл бакыйлыкка күчте. Документларда рәсми диагноз буларак пневмония күрсәтелгән.

Айгөл әнисенең туган ягында – Кропачеводан җиде чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә генә авылда җир­лән­гән. Зәлифә балаларга опека рәсмиләштергән инде.Сабыйлар әниләрен югалту ачысын бик авыр кичерә. “Өлкәннәре бик елый, ә кечкенәсе әлегә берни аңламый”, – ди Зәлифә. Аңа, хатын-кызга хас бул­ганча, хис-тойгыларын йөгәнләп тоту бик авыр, ул калтыраган тавышы белән бу хәлнең нечкәлекләрен кабатлый да кабатлый…
Айгөлне былтыр октябрь азагында кыйнаганнар. 25 октябрь төнендә ул Салават районының Яхья авылында, өйдәш ире Вадим йортында була. Зәлифә сүзләренә караганда, ул көнне монда сигезләп ке­ше җыелып, хәмерле табын корган. Күпмедер вакыттан соң гауга чыккан һәм Айгөлне тәнен кара яндырганчы кыйнап ташлаганнар — хатын аңын югалткан. Әмма ашыгыч ярдәм чакыртырга беркем дә ашыкмаган — йортта күңел ачу дәвам иткән.
“Өйдә Вадим үзе, сеңлесе, әнисе, тагын ике хатын-кыз була. Айгөл белән шушы хәл килеп чыккач, барысы да качты, әйтерсең, бернәрсә дә булмаган. Күрәсең, нидер яшерергә телиләрдер. Иртән уянганнар да тагын баш төзәтә башлаганнар, ә Айгөл шулай аңсыз яткан да яткан. Аны йоклый дип уйлаганнар”, – ди Зәлифә.
Кызының реанимациядә ятуы турында ул үзе дә өч көн узгач кына белә.
“Айгөлне кыйнау җәһәтеннән җинаять эшен 9 декабрьдә көчкә генә ачтылар, моны эшләргә теләмәгәннәр иде. Участок инспекторы да, урындагы полиция начальнигы да — аның өйдәш иренең туганнары, — дип зарлана Зәлифә. – Әлегә кадәр беркемне дә тоткарламадылар”.
Полициядән хәбәр итүләренчә, җинаять эше, чыннан да, Русия Җинаять кодексының 111нче мәддәсе – “Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү” буенча кузгатылган. Айгөлнең вафатыннан соң эш Тикшерү комитетына тапшырылырга тиеш.
Бу хәл республикада гына түгел, илдә киң яңгыраш алды. Әлеге вакыйга “геройларын” Беренче каналга “Мужское и женское” тапшыруына да чакырдылар. Анда Айгөлне кыйнау шаһитлары – сөяркәсе Вадим, аның туганы Эльмира, шулай ук Айгөлнең әнисе Зәлифә катнашты. Эльмира үз фаразын сөйләде. Аның сүзләре буенча, Роза (Вадимның тагын бер сөяр­кәсе) хәмер эчәр өчен ирнең өенә килә. Бу вакытта Айгөл шунда була инде.
Вадим белдерүенчә, Айгөл беренче көнне үк Роза белән дә, Эльмира белән дә сугышкан. Ул икенче көнне дә эчүләрен, соңыннан әниләренә баруларын, Айгөл белән Розаның янә верандада сугышуларын сөйләде. Аннары Айгөлгә, аның сүзлә­ренә караганда, беркем дә кагылмаган.
Ничек итеп хатын-кызлар арасындагы сугыш мондый җитди нәтиҗәләргә китерә алган? Бу сорауга әлегә җавап юк. Гомумән, канлы вакыйгада катнашучыларның сүзләре җавапларга караганда күбрәк сораулар тудыра. Җинаять кылу өчен сәбәпләр Роза ягында да, Вадимда да булырга мөм­кин. Роза ике тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителгән, икесе дә башка кеше­ләрнең сәламәтлегенә зыян китергән өчен. Хатыннар арасында ачык нәфрәт булганлыгын беркем дә инкарь итми.
Вадим исә 2017 елда Айгөлне кыйнаган өчен шартлы срок алган, әнисе сүзләренә караганда, ул хатынга берничә тапкыр кул күтәргән.
Роза, яшәгән урынын калдырып китә алмау сәбәпле, тапшыруга кил­мәгән иде. Ул гаепне үзенә алырга әзер булуын белдергән. Ләкин шул ук вакытта төнлә Вадим белән Айгөлнең талашуын, ирнең хатынның күкрәге, башы өстендә сикерүен күрүен белдер­гән. Бу мәхшәргә чик куярга теләгәч, ир аның үзенә дә янаган, имеш...
Шушы тапшыру булган көнне Айгөлнең вафаты турында хәбәр килде. Ни генә булмасын, бу үлемдә барысы да гаепле. Яратып йөргән хатыны янына икенче сөяркәсен алып килеп, аларны каршы куйган һәм сугышуга этәргән Вадим да, Айгөл белән башта ук конфликтка кереп, ир белән хатын арасына кысылган Роза да, өч баласын ташлап эчү мәҗлесенә килгән Айгөл үзе дә...

Фото: bash.news

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X