Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кыйный, димәк, ярата

    Районда, редакциядә эшләгән елларда колхоз рәисләренә кагылышлы шикаятьләрне күп тикшерергә туры килде. Үзләре дә күп иде шул алар ул чорда, араларында көтүне ышанып тапшырмаслыклары бар иде.

    Алдынгы хуҗалыклар исәбендә йөргән бер колхоздан бервакыт ике гаилә райкомга килгән. Күченеп китәргә икән боларның исәпләре, мондый хәл район күләмендәге “чп” инде. “Беренче” белән колхоз рәисе дуслар икәнен исәпкә алсаң, бигрәк тә. Яхшылар исәбендә йөргән колхозны ташлап китәргә юл куйсаң, мондый мисал йогышлы булырга мөмкин бит.

    Кыскасы, “бунтчы”ларны колхозга кайтарып куюны миңа йөкләделәр. Башта бит сәбәпне ачыкларга кирәк. Бактың исә, безнең әлеге рәисебез кулы белән уйнарга ярата икән. Үзе дә каршы килеп маташмады, җай килгәндә  ипи шүрлекләренә менеп төшәм, ди. Кеше күргәндә сукканы юк, имеш. “Шулай эшләп рәшәткә арасына керә яздым”, – дип үз башыннан кичкәннәрне сөйләп алды. Армия хезмәтеннән кайткач укытучы булып эшли башлый бу. “Класста бер әшәке малай бар иде. Дәресне алып барырга ирек бирми генә бит. Такта янына чакырып чыгардым да, яхшылап сыладым моңа. Директор кереп араламаса эш харап иде. Шуннан тикшерүләр китте, роно инспекторы: “Шуны истә тот:  бервакытта да кеше барында кулыңны күтәрмә!” – диде. Райондагы танышым: “Әйдә, балалар белән газапланма, бер колхозга рәис итәбез”, – дигәч каршы килмәдем”.

     – Өлкәнрәкләргә кул күтәрергә ярыймыни? – дим.

    – Печән, салам урлаучыларны төнлә тотып күпме ярганым бар, берсе дә зарланып йөрми, ярый төрмәгә тыкмады әле, дип рәхмәт кенә әйтәләр. Ә болар яхшылыкның кадерен белмәде, тагын бер эләкмәсләрме әле!

    “Беренче” белән дус булган рәискә ниндидер җәза биргәннәрен ишетмәдек. Әмма барыбер “дусларча” гына булса да берәр акыллы киңәш әйтми калмагандыр. Мәсәлән, кешегә кул күтәрүеңне ташла, алар да синең кебек үк кеше бит дип!

    Реклама

    Ни әйтсәң дә дөнья түгәрәк бит! Язмыш шаяруы дисәң дә була инде аны. Әлеге рәис белән минем үземә төнлә гадәти булмаган шартларда очрашырга туры килде.

    Көзнең бер көнендә аучылык биләмәләрен браконьерлардан саклау максатында рейдка чыгып киттек. Кичен, караңгы төшкәч машина уты яктысында куян, кабан “ауларга” чыгучыларны ауларга иде исәп. Басуларда игеннәр җыелып беткәч, бигрәк тә аяк асты катыра башлагач үзәккә үтә инде ул браконьер дигәннәре. Табигатьнең иң явыз дошманнары шулар инде.

    Көзге көн кыска, без урман буенда “засадада”. Янәшәдә генә урман эченнән чыга торган юл, басулар да уч төбендәге кебек яхшы күренә. Берзаман урман эченнән машина уты күренде, безнең яннан үтеп тә китте. Юлдан йөрүче браконьер дигән сүз түгел әле, шуңа аңа артык игътибар итмәдек. Ә беребез әйтә куйды: “Точно аучылар иде анда, тәрәзәдән этләрен күреп калдым!”

    Кызу канлы егетләргә шул җитә калды. Тиз генә машинаны кабызып куа киттек. Без куабыз, ул чаба дигәндәй, без якынлашкан саен теге машина да тизлеген арттырды. Бәлки качкан да булырлар иде, бәхетсезлекләренә, каршыдагы бер елганы чыгасылары бар иде. Ә анда бүрәнәләр тезеп, күперчек эшләп куйган булганнар. Тегеләрнең машинасы керүгә, бүрәнәләр аерылып китеп, машина эленеп калды. Безнекеләр йөгереп барып ишекләрен ачып “этне” – юк, зур мөгезле бер тәкәне өстерәп тә чыгардылар. Ә шофер янында алда теге рәис утыра!

    Урманның икенче ягындагы сарык фермасыннан “табыш” белән кайтуы икән. Әй боргаланды бу, монысына тимәгез, иртәгә үзегезгә нәкъ шундыйны китереп бирәм, ди. Миңа аның тәкәсе түгел, ә теге кыйналган кешеләр өчен вөҗдан  җәзасы булса да алуы кирәк иде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: