erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыз 17 яшеннән сугышка киткән

Урта Пошалым, Югары Пошалымда, Күлтәстә булдык.

Югары Пошалымнан Оркыя Сәләхова 17 яшеннән сугышта катнашкан кыз. Шәфкать туташы. Авылга ялга кайткач, хәрби комиссариатка чакырып алалар.

Шәфкать туташы 17 яшеннән сугышка китә.

Әнисе, дус кызы Наҗия белән хатлар язышып тора. Сеңлесе Зәйнәп хатларын саклый.

Исән-сау сугыштан кайтам дигәндә генә, 1945 елның 6 маенда алган яралардан Чехословакиядә һәлак була.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан без батыр йөрәкле кыз Оркыя эзләреннән Пошалым якларында булдык. Кызганыч, Югары Пошалымда инде Оркыяның өе дә, туганнары да юк.

Ул яшәгән урамга аның 

фамилиясе язып куелган.

Ник ул урам исемен "Оркыя Саләхова ис. урам" дип язмаганнардыр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Саляхова ур." дип язып элгәннәр.

Урта Пошалым китапханәсе мөдире Гөлназ ханым Оркыя Саләхова турында мәгьлуматлар туплаган.

Күлтәс авылыннан ветеран укытучы Наилә апа Нуриева янында да булдык.

- 90 нчы елларда без герой кыз Оркыя турындагы мәгьлуматларны күп тупладык, - дип сөйләде Наилә апа. - Казанга сеңлесе Зәйнәп апа янына бардык. Сөйләттек. Карточкаларга төштек. Стенд эшләдек. Югары Пошалым мәктәбе Урта Пошалымда хәзер. Ул мәгьлуматлар кайда хәзер, белмим.

Без бу турыда газетада тулырак  язарбыз.

Фотода Оркыя яшәгән урам. Китапханәче Гөлназ ханым Оркыя яшәгән нигез янында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X