Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кызганыч, игезәк балалары бер генә атна яшәп кала...

    Рабига апага дога булып барып ирешсен

    Рабига Әхмиева 1926 елның 25 августында  Носы авылында туа. Әтисе Гайфулла Насибуллин, әнисе Маһиҗиһан апа бик тырыш кешеләр булалар. Алар 4 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. 1941 елда олы абыйлары Әһлиулла сугышка китә. Ул полк командиры дәрәҗәсенә ирешә. Әһлиулла таләпчән һәм бик кешелекле була. Сугыш бетәр алдыннан өйдәгеләр кара кәгазь алалар. Иптәшләре мәрхүм Әһлиулланың әйберләрен дә почта аша салалар. Анда аның канлы кулъяулыгы да була.

    Рабига 7 классны тәмамлый. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул сугыш чорының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрә. Колхозда төрле эш башкара: сыер сава, иген ура, амбарда эшли. Иртәнге өчтән, дүрттән торып, караңгы төшкәнче – колхоз эшендә. Эштән кайткач, сугышчылар өчен оекбаш, бияләй бәйлиләр. Лампага салыр өчен керосин юк, чыра, ай яктысында бәйләргә туры килә. Бу оекбаш, бияләйләр якыннарына барып җитәр әле дигән өмет белән бәйлиләр. Мичкә ягып, фронт өчен дип, бәрәңге киптергәннәр. Язгы якта ашар өчен дә, бакчага утыртырга да бәрәңге беткән. Алабута, башка төрле үләннәр, черек бәрәңгедән пешерелгән ашлар төп ризык була. Авыр эш, сәләмә кием, ашарга җитмәү үзәккә үтә. Рабига апа һәм аның туаннары чыпта сугалар, чабата үрәләр. Буыны да ныгымаган яшь кызларны, егетләрне урман кисәргә, торф чыгарырга җибәргәннәр. Урманда ач-ялангач, яңгыр астында, кышкы салкын көннәрдә зур, юан агачларны кискәннәр. Рабига апа Суслонгер урманында да була. Арчадан чәчүлек симәнә ташыган вакытларын да сөйли. Кечкенә чаналар тартып, Арчага җәяү барганнар. Аякларында чабата була, язгы юлда ул чабаталар да юешләнеп, таралып төшә. Бер көн эчендә авылга кайтып җитеп булмый. Юл өстендәге авылларда йоклый кергәннәр. Бөтен җирдә ачлык, юклык була. Хуҗалар кайнар судан башка, ашарга бернәрсә дә бирә алмаганнар. Симәнә орлыкны урламасыннар дип, капчыкларын баш астына салып йоклаганнар.

    Рабига апа гомере буе “Северный” совхозында эшли.  Аш-су пешерергә бик оста була. Аны туйларга, никахларга бәйрәм табыны әзерләргә чакырганнар. Бик ярдәмчел була. Бергә эшләгән иптәшләрен үзе пешергән пәрәмәч, кабартмалар белән сыйлый.

    1954 елда Рабига авылдашы Сәгъдулла белән гаилә корып җибәрәләр. Сәгъдулла абый гомер буе тимерче булып эшли. Авылдагы барлык тимер эше аның кулы аша үтә. Җир эшкәртү өчен кирәк-яракларны ясый, рәтли, авыл халкының көнкүреш әйберләрен дә төзәтә. Сугыштан соң да тормышлар авыр була. Рабига апа белән Сәгъдулла абый барлык авырлыкларны җиңеп, бер-берсен аңлап гомер итәләр. Тырыш, ярдәмчел гаиләне авылдашлары хөрмәт итә. Алар биш балага гомер бирәләр. Кызганыч, игезәк балалары бер генә атна яшәп кала...

    Рабига апа 1948 елның 3 ноябрендә “Бөек Ватан сугышында 1941–1945 елларда фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.  

    Рабига апа Казан шәһәрендә кызы Фирая тәрбиясендә яшәп мәрхүм булды. Ветераннарның исеме тарихка язылып бара...

    Гөлүзә Мостафина,

    Носы мәктәбе укытучысы

    Редакциядән: Носы мәктәбе укытучылары зур эш башкарган. Алар ветераннар белән очрашып, аларның сөйләгәннәрен язып алганнар.

    Реклама

     

     

     

     

     

     

     

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: