erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызларны бала тудыру йортында бутаганнар

Кызлар үз әти-әнисен 13 елдан соң гына тапкан.

Чиләбе өлкәсендә яшәүче бу гаиләләр күпләргә таныш. 2011 елда 39 яшьлек Юлия Андрющак 13 ел дәвамында үзенеке дип санап, ят кызны тәрбияләвен белә. Сабыйларны бала тудыру йортында бутаган булалар.

Кызлар 15 минут ара белән генә туа. Юлиянең кызы Ира кара чәчле, коңгырт күзле булып үсә. Ә Аня Андрикова, киресенчә, кара-кучкыл тәнле туганнары арасында сары чәчле, ачык төсле күзле булуы белән аерыла.

2011 елда Юлия ире белән аерылышырга була. Ире кызына алимент түләүдән баш тарта, чөнки ул аны үзенеке дип санамый. Шунда ДНК анализы ясарга була да инде гаилә. Нәтиҗәдә, кызның әтисе генә түгел, әнисе дә үзенеке булмавы ачыклана. Шуннан соң Юлия үз кызын эзли башлый. Аның кызы Аня күрше поселокта табыла.

Тәүдә бу гаиләләр дус булып яшәргә карар итә. Кызлар да аларны тәрбияләгән гаиләдә калырга, әмма бер-берсенә кунакка йөрергә була. Ләкин берникадәр вакыттан кызлар арасында көндәшлек барлыкка килә. Бүген инде аларның үз гаиләләре бар, әмма бер-берсе белән һаман аралашмыйлар.
Менә шундый бала тудыру йортлары бездә...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Alarni-bala-tudiru-yortinda-butagannar-126939/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X