erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызны урманнан агач ташучы вездеход белән алырга килә

​​​​​​​Шушы көннәрдә Арча станциясе, Тукай урамында яшәүче Гарифә һәм Гаптелфәрт Мөбаракшиннар алтын туйларын билгеләп үтте.

Шушы көннәрдә Арча станциясе, Тукай урамында яшәүче Гарифә һәм Гаптелфәрт Мөбаракшиннар алтын туйларын билгеләп үтте.

“Салкын, карлы-буранлы февраль аенда кавыштык без. Юллар начар, кардан чистартылмый. Урманнан агач ташучы вездеход белән алырга килдем мин Гарифәне. Әби белән бабай никах укытып бирделәр кызларын, аннан өйгә кайтып туганнар белән утырдык. Бөтен өйләнешү тарихы менә шул булды”, – диде Гаптелфәрт абый.

Гәүдәле, аз сүзле, бер һәм берәгәйле әйтеп куя торган (миңа шулай тоелды) Гаптелфәрт абый, кечерәк буйлы, чандыр гына, йөзеннән елмаю китми, сөйләшкәндә күзләрендә нур уйный торган Гарифә апа. Ничектер бик тиз уртак тел таптык без алар белән. Яшьлекләрен дә искә төшереп алдылар, авыр чакларын да читләтеп үтмәделәр, бүгенге көннәре белән чиксез канәгать булулары турында да белдерделәр. Әйе, бар җирләре дә җитеш, сәламәтлекләре зарланырлык түгел, үз күңелләрен күреп кәҗә, тавыклар тоталар, Арчада яшәүче кызлары Гөлназ, кияүләре Рамил, оныклары ике көннең беренче яннарында. Олыларга тагын ни кирәк?!

Гарифә апа Балтач районының Нормабаш авылы кызы. Ә Гаптелфәрт абый шуннан ерак түгел генә урман эчендә урнашкан Кызыл Восток бистәсендә яши һәм эшли.

– Безнең авылга клубка я балыкка киләләр иде. Очраштык, танышып киттек. Озакламый өйләнешергә дә булдык, – диде Гарифә апа. – Мин ул чакта фермада, үгезләр симертүдә. Ял да итмичә эшләдем. Юбилей медаленә дә лаек булдым. Кияүгә чыккач бу якка килеп урнаштык. Гаптелфәртләр гаиләләре белән күчеп килделәр, җир участогы алып йорт төзеп чыктылар. Эшчеләргә ашарга әзерләү тулысынча диярлек минем өстә булды. Кайнана-кайната, каен сеңел, каен энекәш белән яшәдем.

Арчада ул май ясау, кирпеч заводларында берара эшләп ала, милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасы ачылгач, шунда урнаша. 23 елдан артык  конвейерда. Шунда аяк киемнәре җитештерү һөнәренә өйрәнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ике сменалы эш иде. Авыру кайнанамны да карага туры килде шул вакытта. Ул соңгы  елларда урын өстендә ятты. Аның яныннан китеп булмады. Утын, күмер яга торган вакытлар. Ике бала бар. Аннан кайнатам авырып китте. Үземнең куллар-аяклар сызлый башлады. Смена буе аяк өсте басып торулар үзенекен итте. Бер сәгать төшке ашка да өйгә йөгереп кайтып килә идек бит. Дөрес, акчасы да чыкты. Башка урыннарда эшләүчеләр 100 сум га йөргәндә, без 300әр сум хезмәт хакы ала идек, – диде Гарифә апа.

Ә Гаптелфәрт абый Кызыл Востокта яшәгәндә “КСМ”да эшли, урман кисә. “Өй салабыз, агачы да кирәк иде”, – ди. Монда килгәч элеваторга керә.

– Тракторчы идем мин. Ике кешегә 11 техника туры килде. Бигрәк тә урын-җыю вакытларында кызуга килә иде. Лаеклы ялга чыгар алдыннан сельхозхимия базасында эшләдем. Терлекләр, каз-үрдәк, тавык-чебеш бик күп асрадык. Икешәр сыер тоткан вакытлар да бар иде. Без монда урам башында, тау кырыенда торабыз. Иркен. Хәзер генә бер кәҗә дә, санаулы тавыклар гына калды. Бакчабыз бар. Вакыт үткәрү өчен. Ерак түгел генә күл, балык тотарга йөрим. Балыкка бай күл ул. Хәтта 23 килолысын тотып кайттым, – диде ул фоторәсемнән “гигант” балыгына күрсәтеп.

– Җәен бөтен тирә-ньне җиләк баса, гөмбә җыябыз. Балалар, оныклар килә. Вакыт үткәнен сизми дә калабыз, – дип өстәде Гарифә апа. – Кызыбыз белән горурланабыз. Оста тегүче ул. Киявебез бик яхшы кеше. Безгә тагын ни кирәк?!

– Кешеләргә карата бик мәрхәмәтле булды алар. Безне дә шуңа өйрәттеләр. Икесе дә бер елны, ике көн генә аерма белән бер айны туганнар, икесе дә гороскоп буенча чаяннар. Бәхәсләшәләр дә, килешәләр, берсе өчен берсе үлеп торалар, – диде Гөлназ. – Хәтерлим әле, әти безне гел Казанга алып бара, кабы-кабы белән тәмле әйберләр алып кайта иде. Безнең өчен нишләргә белмәделәр. Хәзер үзләрен карап кына тотабыз. Исән-сау гына булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X