Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кызык булса, көләбез!

    1 апрель – көлке көне уңаеннан

      Беренче апрель шаяру, көлү, бер-береңне алдау көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенге көндә  Әлмәт шәһәрендә яшәп актив иҗат итүче, намуслы хезмәте өчен Татарстанның атказанган төзүчесе исеменә лаек булган  Рәис Габделхак улы Гайнетдиновның көлкеле хикәяләре, юморескалары тупланган өч китабы басылып чыкты. Аларның исемнәре дә “Елмаеп яшик әле”, “Ышанмасаң, ышан!..”, “Булгандырмы, юктырмы...” дип исемләнгән. Аларда Рәис абыйның  төрле җаваплы урыннарда эшләгән вакытта үз башыннан үткәннәре, гаилә хәлләре, дуслары һәм хезмәттәшләре белән булган кызыклы, мавыктыргыч, маҗаралы  булган вакыйгалар сүрәтләнгән хикәяләре һәм шигырьләре тупланган.  

         Без, музей хезмәткәрләре, якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов белән даими элемтәдә торабыз.  Ул үзенең тормыш юлы турында:” Мин 1939 елның 26 апрелендә Арча районының Иске Төрнәле авылында дөньяга килгәнмен. Әтием Габделхак, әнием Каймә шул авылдан, ата-анасыз үсеп, ике ятим бергә гаилә корып, дөньяга дүрт бала тудырганнар. Әти 1941 елда Совет Армиясенә алынып, 1942 елда Бөек Ватан сугышы кырларында хәбәрсез югалды. Балачагым сугыш һәм аннан соңгы авыр бөлгенлек елларында узды. 1946 елда укый башлап,  туган авылда 7 сыйныфны тәмамладым. Җиде чакрым ераклыктагы Урта Пошалым авылына җәяү йөреп, урта белемгә ия булдым. Бер ел Казанда техник училищеда укып, Әлмәт шәһәренең Миңлебай газ эшкәртү заводында компрессорлар машинисты булып эшли башладым. 1959-1962 елларда армия сафларында чик сакчысы хезмәтен башкарып кайткач, шул ук заводта эшемне дәвам итеп, Мәскәү нефть институтының Әлмәт шәһәрендәге кичке факультетын тәмамладым. 

         1968-1976 елларда Әлмәт шәһәренең “Татспецстрой” трестында инженер, бүлек җитәкчесе, идарә башлыгы урынбасары, “Строймеханизация” трестының партком секретаре хезмәтен башкардым. 1976-1983 елларда Коммунистлар партиясенең Әлмәт шәһәр комитетында бүлек мөдире һәм икенче секретарь вазифаларын башкардым. 1983 елдан “Татнефть” берләшмәсенең Әлмәт автомобиль юллары идарәсен җитәкләдем, 1999 елдан – лаеклы ялда.  Хатыным Илкинә белән 55 ел бергә гомер кичереп, Радик һәм Рамил атлы ике малай үстердек. Алар югары белем алып,үз гаиләләрен корып, безгә 6 онык, ике оныкчык бүләк иттеләр инде. Хәзерге көндә шулар өчен куанып яшибез. 

         Кече яшьтән үк иң яраткан шөгыльләремнең берсе шигырьләр, хикәяләр, юморескалар язу булды. Дүртенче сыйныфта укыганда ук “Коммунизм юлы” дип аталган беренче шигырем Арча районы гәзитендә басылды. Күп язмаларым шәһәр һәм республикабыз гәзит-журналларында, бигрәк тә сатира һәм юмор журналы “Чаян”да басылып, еш кына радио аша укылып киләләр. 2009 елда “Ышанмасаң, ышан” дип аталган сатира һәм юмордан торган беренче китабым, аннан соң башкалары дөнья күрде”, – дип горурланып сөйләде. 

         Якташыбызның "Беренче апрельдә – ышанма беркемгә!” хикәясе  беренче апрельдә уза торган көлке көненә багышланган. Әйдәгез, бергәләп танышыйк әле: 

       Балачактан ук бик алдакчы булдым мин, Ходайның хикмәте! Дус-иш малайларны алдалап, яраткан уеннарыннан аерып, өйләренә кайтару, дәрес әзерләми килгәч, әнием авырып китте, төне буе аны саклап чыктым, дип укытучы апаларны алдау дисеңме – берсе дә калмады миннән. Шуның аркасында үземә дә еш кына эләгә иде эләгүен. Бу колакларымның әрекмән яфраклары кебек тырпаешып торулары – нәкъ шуның нәтиҗәсе дә инде.  

      Иң яратканым – беренче апрель көнне алдау булды. Чөнки ул көнне алдаган өчен беркем дә рәнҗеми һәм колагыңны борырга да тотынмый. 

      Чир китә, гадәт кала, дигән борынгылар. Шул алдау гадәтемнән мин гомерем буе котыла алмадым гына бит, чурту, каныма сеңеп калгандыр инде, күрәсең. 

    Казансу буенда туып үскәнгәме, җәен дә, кышын да балык тотарга яратам мин. Миннән күреп, тора-бара дустым Ибрай да бик хирыс балыкчы булып китте. Эштән бушаган араларда, ял көннәрендә аның белән таңнан торып балыкка китәбез... 

    Онытып ук җибәрә язганмын, сүз башлавым беренче апрель турында бит әле. Узган ел нәкъ шул апрель башы көнне төшке аш тирәләрендә өйгә кайтып килгәндә, артымнан Ибрай куып җитте. Бераз хәл-әхвәл сораштыргалап барганнан соң, ул: 

    • Кара әле, Харис дус, синең бүрегеңә бихисап балык тәңкәләре кунган, әллә аның белән тоткансың инде? – ди. Ә күзләре май ашаган мәченеке кебек ялтырыйлар тегенең. 

    Үзем дә иртәдән бирле кемне генә алдарга бүген дип баш ватып йөргәнгә, аның хәйләсен тиз аңлап алдым һәм, берни булмагандай, бүрекне салып, тезгә бәреп каккалаган булдым да: 

    – Әйе шул, иртән сине уятырга кыенсынып, үзем генә балыкка киткән идем. Әй, чуртаннар котырган бүген, малай, чүпләдем генә инде үзләрен. Әмма бер зәһәре эләкте, мин сиңа әйтим, чокырчыктан өстерәп чыгаруга сикергәли генә бит, каһәр, кармактан да ычкындырттырмый азаплады. 

    Реклама

          Кулны тешләмәгәе дип, бүрек аркылы башын кысып тотып, авызын ачтыргач кына көчкә кармактан ычкындырдым, шуның тәңкәләре ябышып калгандыр инде, тәгаен. Әйдә, безгә сугылыйк, шул уңайдан бер-икесен үзеңә алып китәрсең, дигән булам. 

          Бу әкиятне тыңлап бетергәндә Ибрай күзгә күренеп төскә үзгәрде, сөйләгәндә тотлыга ук башлады, бичара.”Малай, сине күргәч, оныта язганмын бит, хатын кибеткә җибәргән иде, өйдә бер кабарлык ипи заты да калмаган”, диде дә, тиз генә кире борылып, корт чаккан кешедәй кабалана-кабалана, тыкрыкка кереп күздән югалды. 

          Кояш баер алдыннан Казансу ягына күз салсам, анда таныш шәүләнең бозга каткан сыман селкенми дә утыруын күреп, кызганып та куйдым мескенкәйне. 

          Мине алдарга ниятләнеп, үзең ныграк алдандың түгелме соң, Ибрай дус. 

          Беренче апрель хакына гына, зинһар, гафу итә күр инде үземне. Теге сиңа тоттырмаган чуртаннарга миннән күптин-күп сәламнәр тапшыр, яме!   

    *** 

         Бу юмористик хикәясе аша Якташыбыз Рәис абый Гайнетдинов бүген бер-беребезне ничек шаяртырга кирәклеген аңлатып биргән. Аның һәрбер язмасы, шигырьләре шундый кызыклы, шаяртуларга бик бай.  

        Беренче апрель ел да кабатлана, һәрберебез узган елда кемне шаяртканын, чынлап торып алдаганын искә төшереп көлеп алабыз. Быел кемне алдарга дип планнар корабыз, ләкин үзебезнең алданганны сизми дә калабыз.Тормышта кызык хәлләр булып торсын, Рәис абый Гайнетдинов кебек якташларыбыз  аларны безгә җиткереп барсыннар. Ә без кызык булса, укыйбыз да көләбез,   әйе, көләбез дә көләбез. 

    “Казан арты” тарих-этнография музее  

    директор урынбасары Шәфигулла Гарипов 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: