Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кызыл атлас күлмәк киеп көткән ул

    Бәдерниса бишенче баласын – Данилен тудыра. Биш бала белән тормыш итү, колхоз эшендә булу Бәдерниса өчен иң авыры булмый әле.

     

     1904 елда Казаклар авылындагы итекче Гафур гаиләсендә туган Бәдерниса үзе чибәр, үзе оста җырлаучы кыз булып өлгерә. Гөберчәкнең Ризван исемле пәһлевандай егетенә кияүгә чыгарга теләк белдергәч, әллә әти-әнисе риза булмый, бирсәгездә, бирмәсәгез дә мин аңа кияүгә чыгам дип ул үз фикерен белдерә. Билгеле, каршылыклар алдында югалып кала торган кыз түгел, Бәдерниса яратканы белән гаилә кора.

    Бәдернисаның дүрт баласы туып, бишенчегә авырлы вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Колхозда бригадир булып эшләгән Ризван сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. 37 яшьлек хатын өч баласын ияртеп, дүртенчесен кулына күтәреп, Тупы юлыннан ирен сугышка озата. Ризванның колхоздагы вазыйфасын Бәдерниса үзенә алып, бригадир булып эшли. Урак уру, көлтә ташу, җир сөрү, ул арада йөкләмә белән урман кисү, аны вагоннарга төяү, фермалардагы малларны ничек тә аякта калдыру эше – барысы да авылда калган карт-корыга, хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшә.

    Бәдерниса бишенче баласын – Данилен тудыра. Биш бала белән тормыш итү, колхоз эшендә булу Бәдерниса өчен иң авыры булмый әле. 1945 елда иренең Белоруссия якларында батырларча һәлак булуы хакында язылган хат килгәч, хатын югалып кала. “Биш баланы ничек аякка бастырырга, шушы авыр, болгавыр заманда нинди юллар белән тормыш итәргә һәм кеше булып калырга?” – дигән сорау белән яши ул. Көн туса, Бәдерниса Тупы юлына күз сала, янәсе ире кайтып килмиме? Ул гомеренең соңгы сәгатенә кадәр шушы уй белән яши.

    Биш бала да үсә. Авыл халкы тырыш бит ул. Черек бәрәңге, кычыткан ашап үскән балалар әниләре үрнәгендә тырыш, уңган булып җитешәләр. Сугыштан соңгы еллар да ачлык, фәкыйрьлек белән һәркемнең йөрәген телгәли. Бәдерниса тырыш, уңган хатын, йорт-җирне таза тота, абзарында малларын ишәйтә. Чөнки кул арасына керә башлаган балалары аңа төп терәк булып тора. Ул балаларына йон җегерләп, оекбаш-бияләй бәйли. Йон җегерләргә утырса, Тупы юлына карап, моңлы җырларын суза. Күңеле белән гел ирен каршылый. Хәтта кызыл төстәге атлас материалдан күлмәк тектерә. Янәсе, Ризваны кайтып керер дә, Бәдернисаны яңа күлмәктән күреп куаныр!

    Ире исән вакытта төзелгән кара мунчада җитен эшкәртә торган станок сакланып калына. Бәдерниса шул станокта гел шак-шок килеп, уйларга бирелеп эшли. Көн җиллерәк булса, ашлык җилгәреп, аны авыл тегермәнендә тарттыра һәм камыр ризыгы пешерә. Хәтта гаилә альбомында Бәдерниса апаның ашлык җилгәргән вакытында төшереп алынган фотосына кадәр сакланган.

    Бәдернисаның балалары бер-бер артлы буйга җитеп, читкә китә. Янында ире сугышка киткәч туган улы Данил кала. Кызганыч, улы 1972 елда авырып вафат була. Үзе вафат булганчыга кадәр моңлы җырын көйләп, юлга карап гомер кичерә. 1974 елда Бәдерниса вафат була.

    Бүгенге көндә Ризван белән Бәдернисаның ике кызы исән-сау: Сания һәм Наилә. Нигезе дә буш түгел. Улы Муллаянның кызы Ризидә яңа йорт җиткерде. Димәк, нигез тарих белән бергә яши.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: