erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызыл чөгендерне кайчан алырга?

Никадәр соңрак алсагыз, чөгендер шуның кадәр баллырак булачак. 

Кызыл чөгендер — җылы яратучы яшелчә. Аны салкыннар башланганчы түтәлдә калдырырга кирәкме? Чөгендерне кайчан алырга? Бу турыда Яндекс.Дзен яза.

Сентябрь аенда чөгендер үсми, түтәлдә утырып, шикәрләнә генә. Никадәр соңрак алсагыз, чөгендер шуның кадәр баллырак булачак.

Әгәр коры, матур көннәр тора икән, чөгендерне алырга ашыкмагыз. 5 градусларга кадәр чөгендерне түтәлдә калдырырга була. Ләкин сентябрь аенда төнлә җиргә салкын төшә башлый. Шул беренче салкыннар вакытында туңарга өлгерсә, чөгендер кышын сакланмаячак. Аны, алу белән үк, төрле салатлар ясау өчен кулланып бетерү зарур. 

Озак кына коры һава торышы сакланып, кинәт яңгырлар башланса, чөгендер яңа ак тамырлар җибәрә башлый. Ул яңадан үсә башлау стадиясенә кайта. Бу яшелчәнең тәменә һәм сыйфатын начар тәэсир итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чөгендерне казып алганнан соң, яшелчәнең кабыгы тыгызлансын өчен, бер-ике атна ышык урында тотарга кирәк. 

Әгәр соңрак алырга туры килсә, аны яңгырлардан пленка каплап сакларга була. Чөнки җир коры булса, чөгендер яңадан тамыр җибәрмәячәк. Пленка чөгендерне төнге салкыннардан да саклый. Бу очракта, аны сентябрь ахыры яки октябрь башында гына да казып алырга мөмкин.

https://intertat.tatar/news/questions_answers/13-09-2020/kyzyl-ch-genderne-kaychan-alyrga-5769174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X