Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кызыл, сары яфраклар...

    Елның һәр фасылы матур. Быел "алтын көз" ничек матур килде.

    Узган ял көннәрендә шәһәрнең Шаляпин урамындагы безнең "Арча хәбәрләре" газетасы редакциясе коллективы нигез салган, карап үстергән парк балалар тавышыннан шау-гөр килеп торды. Арча мәктәпләре укучылары, укытучылары, ата-аналар биредә фотога төштеләр, табигатьнең искиткеч матурлыгына хозурландылар. Каршыдагы күлдә аккошлар, үрдәкләр йөзә, күктә юмарт кояш нурларын сибә.

    Реклама

    Әлеге паркта 30га якын агач һәм куаклар үсә, анда кедр, татар өрәңгесе кебек агачлар да бар. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: