erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызыллар акларны яратмый

Ике тәкә башы бер казанга сыймый

Тавыкларны ел саен яңартып барабыз. Быел ак тавыклар алдык. Узган елгылары – кызыллар. Әтәчебез ак “кызларны” никтер кабул итмәде, оча-куна кыйный боларны. Эх, мин әйтәм, дөньяның кадерен белмәгән нәрсә, рәхмәт әйтәсе урында “кул” күтәрәсең...

Аердым тавыкларны, яшьләре дә күкәй сала башлады. Тик кияү кирәк бит инде боларга. Ярый Ашытбашта Рәис Шәкүров бар әле. Кирәк дисәң, елан мөгезе, күгәрчен сөте дә табып бирер. Шәп бер әтәч алып килеп бирде, акны. Матур кычкыра, тыныч, хатыннарын күтәреп кенә йөртми инде. Әтәчне арендага дип килештек. Ике тәкә башы бер казанга сыймый дигәндәй, кышка ике әтәч калдырып булмый бит инде.

Менә аренда срогы чыкты. Әтәчнең тегесен дә Рәистән алган идем, шунысын кире кайтардым. Ә ак принц кызылларны да, акларны да бер күрә, хатыннары арасында низаг чыга башласа бик тиз тәртип сала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X