erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күз тиюдән ничек дәваларга?

Әгәр күз тидерүче кеше билгеле булса, бу вакытта күз тигән кешене дәвалау авыр түгел. Билгеле булмаса, хәл кыенлаша.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: "Әгәр берәрегезгә күз тисә, күз тидерүчедән госел, тәһарәт алуын таләп итеп, шул су белән коенсын". Димәк, әгәр күз тидерүче билгеле булса, аннан госел һәм тәһарәт алуы сорала, һәм шул файдаланган су белән күз тиюче коена.

Мәсәлән, нәкъ менә Үмәмә бине Сәхелнең әтисе белән шундый хәл була. Үмәмә сөйләгәнчә, аның әтисе әл-Хурар исемле бер урында су керә. Әмир исемле сәхабә аңа карап, сокланып: "Синең тәнең шундый ак, йомшак, нәкъ яшь кызларныкы кебек, мин мондый тәнне һич күргәнем юк", — ди. Шуннан соң аның хәле начарлана. Аны Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә китерәләр. Ул сорый: "Берәрсеннән шикләнәсеңме?" "Әйе, Әмирдән". Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Әмирне чакырып әйтә: "Ни өчен син аңа бәрәкәт сорап изге дога кылмадың? Аякларыңны ю". Әмир юынгач Сәхел шул су белән коена һәм сәламәтләнә.

Әгәр күз тидерүче коенырга теләмәсә, аның шәхси берәр нәрсәсен алырга кирәк. Шәех Ибне Үсәймии әйтә: "Аның баш киемен яки сөлгесен алырга да, юешләргә һәм шуның белән күз тиючене ышкырга. Аллаһ теләсә ярдәм бирер".
Кемдер сорарга мөмкин: "Кеше ничек су белән коенып сәламәтләнергә мөмкин?" — дип. Һәр кешенең үзенең исе була. Кайчан алар күз тидерүчедән юылып төшеп, шул су белән зарар күрүче коенса, шайтан аны җибәрә һәм ул сәламәтләнә.

Ничек юынырга? Бер савытка су алып "Бисмилләһ" әйтергә, авызны чайкарга, терсәкләргәчә кулларны юарга, аякларны һәм тирли торган урыннарны юып, шул суны берьюлы күз тигән кешенең өстенә коярга. Шайтан аның исен сизеп, җибәрәчәк. Мондый процедураны башкарганда, уңай нәтиҗәгә өметләнергә һәм сихәт, шифа табуга нык ышанырга кирәк. Шикләнеп: "Бәлки, ярдәм бирер, бирмәсә дә зарары булмас әле", — дип уйламаска кирәк. Чөнки, сихәт табуга нык ышанганда гына сәламәтләнергә мөмкин. Мөэмин кешене иман, инану, ышану сыйфаты бизи.

"Вә мәә ләнәә әлләә нәтәвәккәлә галәллааһи вә каде һәдәәнәә сүбүләнәә вә ләнәсъбираннә галәә мәә әәзәйтүмүунәә вә галәллааһи фәл-йәтәвәк-кәлил-мүтәвәккилүүн" (Безгә Аллаһыга гына тәвәккәл итмичә һич ярамый, тәхкыйк, Ул безне туры юлга күндерде, һәм безгә кылган җәбер-золымнарыгызга без, әлбәттә, сабыр кылабыз, тәвәккәл итүчеләр фәкать Аллаһыга гына тәвәккәл итсеннәр!) ("Ибраһим" сүрәсе, 12нче аять).

Бу аятьнең хасиятләреннәндер: ике кул, яки ике аяк авыртса, яки берәүгә җеннән, я адәмнән күз тисә, бу аятьне суга укып, шул су белән күз тигән кешене өч мәртәбә коендырсын, дип яза "Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!"

Фото: pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/K-z-tiyud-n-nichek-d-valarga-301692/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X