erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көздән тырышсаң, язын җиңелрәк булыр

26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы”  ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка”  хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы”  ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка”  хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Белгечләр туфракны  көздән эшкәртеп калдыруның мөһимлеге турында искәртеп торалар. Шушы көннәрдә генә республика газеталарының берсендә йорт яны бакчаларын да көздән казып калдырыгыз, дип киңәш биргәннәр иде. Болай эшләгәндә туфракка кереп качкан корткычлар өскә чыга, казылган җирдә дым да күбрәк сакланып кала, чүп үләннәр  үрчеп китә алмый. Иртәрәк сукаланган, казылган туфрактагы үсемлек калдыкларын  микроорганизмнар эшкәртеп калдыра.

Быел район хуҗалыкларында көз эшкәртәсе җирләр – 75372 гектар. 26 сентябрьгә шуның 40595 гектары эшкәртелде. “Курса МТСы” ширкәтендә 3095 гектарның 3095 гектары эшкәртелде. Бүләккә лаек булган Мансур Хуҗиәхмәтов туфракны тирәнәйтеп эшкәртә. Ветеран механизатор яшьләр көнләшерлек итеп эшли, язгы чәчүдә дә район башлыгы бүләгенә лаек булган иде.

Курсалар басуларда эшне төгәлләп киләләр. Кукурузның да соңгы гектарын уралар.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов Илгизәр Сираҗиевны: “Ярый әле ул бар!” – дип аерым мактады. Илгизәр дә куәтле трактор белән җир сукалый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Язгы якта бу хуҗалыкта булганда легендар механизатор, районның мактаулы кешесе исеменә лаек булган Зәкәрия Динмөхәммәтовның эштән туктаганын ишеткәч, бераз күңелсезрәк тә булып киткән иде. Йөрәге түзмәгән, яңадан “ДТ” тракторын алып чыккан Зәкәриябез! “Бульдозеры белән бөтен ферма яннарын тирестән чистартты, хәзер сукага чыкты”, – ди Ш.Сәлахов.

Хуҗалыкта җир эшкәртү белән бергә, кукуруздан силос салалар, кукурузны орлыкка сугарга әзерләнәләр, теземнәрдәге рапсны сугасы бар.

“Казанка” хуҗалыгы басулары буйлап барулары рәхәт. Пар җирләренә генә чәчелгән арыш уҗымнары бик әйбәт хәлдә. Бер басуда дүрт трактор җир сукалый. Кәкре-бөкре юлларны турайтып салганнар. Җитәкче Айдар Сабиров эшли башлавының беренче көннәреннән чүплекләрне бетерткән иде. Ул алдан күрә белгән, озакламый алар районда бөтенләй бетереләчәк.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X