Бу турыда безгә "Россельхозүзәк"нең Арча филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов хәбәр итте.
"Россельхозцентр"ның Арча районы белгечләре тарафыннан 27 апрель көнне "Тукай", " Игенче " хуҗалыкларында көзге культураларының торышы карап чыгылды.
"Тукай" хуҗалыгында көздән чәчелгән 536 га ( 6 басу) көзге арыш басуларының 466 гектары яхшы, 70 гектары кәнәгатьләнерлек, дип бәяләнде. Уҗым басуларын "КАС" белән тукландыру планлаштырыла. Көзге рыжик культурасы яхшы кышлап чыккан.
" Игенче" агрофирмасында көзге бодай һәм көзге рыжик басуларына мониторинг уздырылды. Хуҗалыкта көзге культуралар чәчеләсе басулар чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелде. Хуҗалыкта көзге культураларны тукландыру тәмамланды. " Игенче" агрофирмасында орлык агулау эшлэре башланып китте. 28 апрельгә хуҗалыкларга сатыласы һәм үзләрендә чәчеләсе 15 тонна рапс культурасы агуланып куелды, 300 тонна язгы бодай агуланып чәчүгә әзерләнеп куелды.
Нет комментариев