erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көзен коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башланырга мөмкин

Михаил Фаворов фикеренчә, Covid-19 коронавирусы – сезонлы авыру.

Көзен дөньяда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны башлануы ихтимал. Эпидемиолог, медицина фәннәре докторы Михаил Фаворов RT телеканалы өчен Антон Красовскийга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Август аенда һәм сентябрь урталарына кадәр бездә тәнәфес булачак. Хәзер барысы да һәм бөтен җирдә бер-берсенә үз чаралары белән коронавирусны җиңүләре хакында сөйләячәк. Әмма бу тагын шул ук сезонлы тирбәнешләр генә», - дип искәртте эксперт.

Шул ук вакытта, ул икенче дулкынның авыруның сезонлы күтәрелешен аңлата торган көнкүреш атамасы булуына игътибар юнәлтте. Эксперт соңгысының башлану ихтималы зур булуын әйтте.

Фаворов вируслы респиратор авыруларының сезонлы чир икәнен, шулай ук «испанка» вирусына бәйле тәҗрибәне (ул чагында грипп пандемиясенең икенче дулкыны беренчесенә караганда биш тапкыр көчлерәк була) искә алды. Шулай ук Бразилиядәге очракны да телгә алып үтте, анда яңа коронавирус йоктыручылар саны салкын сезон башлану белән кискен артты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Җир шарында әле авырмаган миллиардлаган кеше бар. Шулай булгач, вируска таралу өчен мәйдан җитәрлек», - диде табиб.

«Татар-информ» агентлыгы әлегә Татарстанда Covid-19 коронавирусының икенче дулкыны көтелмәве хакында хәбәр иткән иде инде. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X