Реклама
Тылсымчы көз балаларга зур кәрзиндә тәм-том да алып килде.
“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә көз бәйрәме – “Әкияттә кунакта” дигән чара үткәрелде. Анда балаларның әти-әниләре дә актив катнашты. Кунакка Тылсымчы көз килде, Убырлы Карчык та читтә калмады. Уеннар, бәйгеләр үткәрелде, табышмакларга җаваплар бирделәр, әйлән-бәйлән, җыр-бию бәйрәмне бизәде. Тылсымчы көз балаларга зур кәрзиндә тәм-том да алып килде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз